Тыймакчылар?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы спиртлы эчемлекләргә каршы яңа чаралар уйлый. Аларны 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сату тыела, дигән кагыйдә дә бар. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләрне 21 яшькә кадәрге яшьләргә сатуны, алкогольне рекламалауны, музыкаль клип, сериал-фильмнарда алкогольнең товар билгесен күрсәтүне тыю буенча да фикер алышулар бара. Сүз уңаеннан, 2008-2021нче елларда спиртлы эчемлекләрдән үлүче ирләрнең саны – 39, ә хатын-кызлар саны 36 процентка кимегән. Шул ук вакытта 2022нче елда спиртлы эчемлек кулланучы авыл кешеләре саны 7 процентка арткан.

Комментарии