Файдасы юк

Русия табиблары фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-үрнәгендә табылган триметазидин йогынтысын өйрәнгән. Ул спортчыга бернинди көч тә өстәми, файдасы юк, дигән нәтиҗә чыгарганнар. Искәртәбез, Русия җыелма командасы фигуристлары Пекинда Кышкы Олимпия уеннарында команда ярышлары өчен алтын медальләрен әлегә кадәр алмаган.

Комментарии