Үлүчеләр кимегән

Июль аенда республикада 3 331 кеше вафат булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 32,6 процентка кимрәк. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2021нче елның июлендә 4 944 кеше гүр иясе булган. Үлем-китемнәр саны буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, Түбән Новгород өлкәсе (5 693 үлем очрагы), Башкортстаннан (5 081) кала, өченче урынга чыккан.

Комментарии