Арзан чакта языл!

«Безнең гәҗит»кә һәм ул тәкъдим иткән башка газеталарга 2023нче елның икенче яртысына язылу кампаниясе башланды. 20нче апрельгә чаклы ташламалы язылу була. Бу вакытта гына П3322 индекслы «Серләр гәҗите»нең язылу хакы 33 сум 90 тиенгә арзанрак (265 сум 80 тиен). «Шифалы гәҗит» бәясе дә шул ук (индексы П3321).

Атналык газета «Безнең гәҗит»нең индексы – П2559. Аңа 20нче апрельгә кадәр язылу хакы 810 сум. Ә башка вакытта ул 919, 92 сум тора. 20нче апрельгә чаклы гына 109,92 сумга арзаная.

Игътибар! Русиядә тарала торган газетабыз исеменә «Россия» сүзе дә өстәлә. Почтадан аны үз төбәгегездәге «Подписные издания официальный каталог Почты России» китабыннан «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫ – П3320. Бары тик 20нче апрельгә чаклы гына бу газетабыз 90 сумнан артыгракка арзанрак (төгәл бәяне һәр төбәкнең үз каталогыннан сорарга).

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе һttp://beznen.ru яисә һttps://podpiska.pocһta.ru аша Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылып, Татарстанда яшәүче туганнарыгызга, ә Татарстаннан читтә таралучы П3320 индекслы «Безнең гәҗит Россия» газетасын Русия киңлекләрендә яшәүче якыннарыгызга бүләк итәргә мөмкин.

Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: (843)239-03-53, кесә телефоны – 89270390353.

Комментарии