Пычаклы бала

Самарада 91нче мәктәп укучысы дәрескә пычак алып килеп, иптәш малаена ташланган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән. Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, укучының икесе дә – 2007нче елгы. Иптәшләре сүзләренчә, ике малай нидер бүлешә алмаган. Хәзер хокук саклау органнары әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Комментарии