Иреккә чыкты

Башкортстанда банктан 25 миллион сум урлаган кассир Луиза Хәйруллина иреккә чыккан. Мәгълүм булганча, ул инде эшкә дә урнашкан. Исегезгә төшерәбез, 2019нчы елда Луиза банк кассасыннан акча урлаган, әйберләрен җыйган, ире һәм ике баласы белән бергә өйдән чыгып киткән. Ике айдан соң аларны Казанда таптылар. Луизаны – биш, ә ире Маратны алты елга төрмәгә хөкем иттеләр. Соңрак Маратның уенга бәйлелеге булуы, гаиләгә акча кирәк дип нәкъ ире Луизаны җинаятькә этәрүе билгеле булды. 

Комментарии