Тәртибе бар

Русиядә илдән чыгу хокукы вакытлыча чикләнгән гражданнар өчен чит ил паспортын тапшыру кагыйдәләре үз көченә керде. Документ нигезендә, хәзер илдән чыгуны чикләү турында белдерү кәгазе алганнан соң, русиялегә биш көн эчендә чит ил паспортын әлеге документны биргән органга, яисә аның чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикләгән дәүләт оешмасына саклауга тапшырырга кирәк. Чит ил паспорты илдән чыгуны чикләү таләбе бетерелгәннән соң яки аның гамәлдә булу вакыты чыккач кире кайтарыла. 

Комментарии