Баласын яшергән

Татарстанда бер хатын-кыз, баласын тапкач, нарасыен тугыз көн буе балконда яшереп тоткан. «Челнинские известия» хәбәренчә, Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек хатын-кыз май аенда өендә малай тапкан һәм улын тартмага салып, балконга чыгарып куйган. Берничә көннән соң үз-үзенә кул салырга маташкан, больницага китерелгән. Шул чагында өендә уздырылган тентү барышында яңа туган сабыйның үле гәүдәсе табылган.

Комментарии