- 17.02.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Азнакай районында 63 яшьлек хатын «Сбербанк» бүлекчәсенә ут төрткән. Ул банкоматлар торган бүлмәгә керә һәм букчасыннан яндыргыч сыеклык салынган шешә алып, идәнгә һәм банкоматларга сибә һәм ут төртеп кача. Бәхеткә, ут дөрләп янып китә алмый, тиз арада үзе сүнә. Мошенниклар тарафыннан алданган хатын, бу гамәлен шул ук мошенниклар кушуы буенча кылган, дип белдерде «Бизнес ФМ» радиосы. Банкның матбугат хезмәте, бу җинаяте өчен әлеге хатынны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип искәртә. Хәзер аның психик сәламәтлеге тикшерелә.
Комментарии