Кыйнаганнар

Башкортстанда алтынчы класс укучысын ике классташы кыйнаган. Кызны вертолетта Уфа хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кыз травматология бүлегендә дәвалана. Беренчеч мәгълүматлар буенча, Кырмыскалы районы Сәвәләй авылында алтынчы класста укучы ике малай, дәрес вакытында, укытучы бүлмәдән чыгып торган арада, бер кызны кыйнаган. Кызның әнисе әйтүенчә, малайлар аны аяклары белән типкәләгән. Баланың ашказаны асты бизенә зыян килгән, бөтен тәне күгәргән. Әлеге эшне район прокуратурасы тикшерә. 
 

Комментарии