- 20.10.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Озакламый Русиядә Әбиләр көне пәйда булырга мөмкин. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында бәйрәмне гамәлгә кертүнең ни дәрәҗәдә дөрес булу-булмавын белү өчен сораштыру үткәрә. Аның фикеренчә, әби һәркемнең тормышында мөһим роль уйный. Сораштыруда 216 мең чамасы кеше катнашкан. Шуның 82 проценты Әбиләр көнен кертүне хуплап тавыш биргән. 7 проценты – каршы, 11 проценты «миңа барыбер» дип җавап биргән. Сораштыру дәвам итә.
Комментарии