Әҗәтен соңрак түли

Татарстанга федераль бюджеттан алынган кредитларын түләр өчен 7 ел вакыт бирелде. Җаваплы килешүне Русия Финанс министрлыгы һәм төбәкнең идарә итү вәкиллеге төзеде. Килешү буенча, 389,73 миллион сум бурычны быел кайтарырга кирәк иде, ул 2029нчы елга күчерелде, дип яза «РИА Новости».

Комментарии