- 22.07.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Красноярск өлкәсендә 17 яшьлек кызны сукбай этләр талап үтергән. Фаҗига 17нче июль иртәсендә Чиринда авылында була. Кыз мәетен урамда табалар. Аның башын һәм гәүдәсен этләр тешләп бетергән була. «Комсомольская правда» белешмәсе буенча, авыл зур түгел, якынча 200 кеше яши. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарии