- 22.08.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар төзү дәвам итә. Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә нәзарәт авылда йорт төзи башлады. Йортларга нигез салынган, төзелеш материаллары китерелгән. Исегезгә төшерәбез, янгыннан зыян күргән Курган өлкәсе Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре ярдәмендә 10 йорт төзелә. Шулай ук «Татнефть» җәмгыяте дә янгыннан зыян күрүчеләр өчен үз хисабына 18 йорт төзи.
Комментарии