- 23.06.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган атнада Баулы районының Татар Томбарлысы авылында 58нче тапкыр Әбиләр Сабан туе үткән. Бу көнне бабайлар – егеткә, әбиләр кызга әйләнә. Өлкәннәр тун, бүрек киеп чаңгыда йөргән. Катыктан акча эзләгән, көянтә-чиләк белән су ташыган. Капчыкта да сикергән, балык та тоткан, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан».
Комментарии