- 24.10.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиянең барлык төбәкләрендә өйдә шаулауны тыя торган бердәм вакыт кертергә уйлыйлар. Яңартылган закон проектында 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәрге вакыт тынлык сәгатьләре булачак.
Йорт эчендә төзелеш эшләре үткәрергә рөхсәт ителгән вакыт – 9.00-19.00 сәгатьләрдә һәм ул бары тик эш көннәрендә генә булачак. Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мәҗбүри тәнәфес билгеләнгән. Тынлык режимын бозган өчен штраф каралган. Әйтик, беренче тапкыр бу режимны бозган өчен – 500-2000, кабат бозган өчен 2000-5 000 сум күләмендә штраф каралган.
Комментарии