- 24.11.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
7нче декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узачак. Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын үзенчәлекле форматта яктырткан әлеге кичәдә тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Яшь чикләве – 6+.
Комментарии