Әҗәткә бирмиләр

Казанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы беркайчан да бурычка акча алмый. Эш эзләү буенча SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. 200 кешенең 11 проценты еш кына бурычка акчаны туганнарыннан сорый. 9 проценты акча сорап дусларына, 6 проценты хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты туганнарына, 20 проценты дусларына, 9 проценты хезмәттәшләренә бурычка акча биреп тора. Казанлыларның 48 проценты беркемгә дә әҗәткә акча бирми.

Комментарии