- 25.02.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Һәр атнаның шимбә көннәрендә Усаклык бистәсендәге Әл-Ислах мәчетенең махсус залында (Казанская 8а), әдәп-әхлак, татар тарихы һәм мәдәниятына багышланган очрашу-дәресләр оештырыла. Анда Татарстан Җөмһүрияте Фәннәр Академиясе вәкилләре катнаша.
Чираттагы шундый җыен 26нчы февральдә 15 сәгатьтә була. Анда тарихчы-галим Илнар Гарифуллин татар халкы тарихы турында сөйләячәк. Милләтпәрвәр-активист Фәрзәнә Кулиева да катнаша. Кичәдә татар мөнәҗәтләре дә яңгыраячак.
Керү ирекле, әмма санитар кагыйдәләрне саклау таләп ителә.
Яшел Үзән районы Усаклык (Осиново) авылы мәхәлләсе.
Комментарии