Бәла аяк астында

Узган атнада Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 10 яшьлек бала мәктәптән өйгә кайтып барганда ачык канализация чокырына төшеп үлгән. «Вечерняя Казань» хәбәренчә, мәктәптә дәресләр беткәч, малай әнисенә шалтыратып, тиздән өйдә буласын әйткән, әмма кайтмаган. Баласы озак кайтмый торгач, телефоны да җавап бирми башлагач, әни кеше аны эзләргә керешкән. Караңгы төшкәндә, югалган баланы инде бөтен шәһәр белән эзли башлаганнар, аларга полиция дә кушылган. Нәтиҗәдә, кичке сәгать унда баланың мәетен канализация чокырыннан табып алганнар, чокырның капкачы ачык булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, бу чокырның хуҗасы юк. Якын-тирә йортларда яшәүче кешеләр анда юынтык су түккән, диелә.

Комментарии