Изге ай нәтиҗәсе

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды 7098 кешегә ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, 1 900 000 сумнан артык фитыр һәм фидия җыйган. Акчалар 29 мохтаҗ гаиләгә бирелгән һәм Фондның социаль проектларына җибәрелгән.

Комментарии