Өстәмә белем

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023нче ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган – 3356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2330 кеше бар. Өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.

Комментарии