Сакларлармы?

Русиядә балалар бакчаларын, мәктәп һәм техникумнарны саклауны Росгвардиягә йөкләргә телиләр. Шундый эчтәлектәге канун проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, мәгариф оешмалары бүген килешү нигезендә шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана. Документта, махсус әзерлеге булмаган сакчылар җитди хәл килеп туган очракта, ярдәм итә алмаячаклар, дип әйтелә. 

Комментарии