- 28.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Хакасиядә агач шугалак җимерелү сәбәпле, җиде бала каза күргән. Шугалак өстендә балалар җыелып торган 3 метр биеклектәге мәйданчык тиешенчә беркетелмәгән булган. Бу хәл Усть-Абакан бистәсенең базар мәйданында теркәлгән. Бер-бер артлы шуып төшәр өчен шугалакка 10 бала менгән. Вакыйга урынына килгән медиклар җәрәхәтләнгән балаларга ярдәм күрсәткән: 9 һәм 10 яшьлек кызларны Абакан дәваханәсенә озатканнар, аларның аяклары сынган, тагын бер баланың умырткасы җәрәхәтләнгән, калган биш балада төрле җәрәхәтләр теркәлгән, аларны күршедәге Черногорск шәһәре дәваханәсенә алып киткәннәр.
Комментарии