- 29.03.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Хәзер электромобиль җайланмалар рәсми транспорт чарасы санала. Шул рәвешле, аларда хәрәкәтләнү кагыйдәләре үзгәрә. Электр самокаты, электроскейтборд, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек җайланмаларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмагыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмада гына йөреп булачак. Велосипедчы һәм самокатчы һәркайда җәяүлегә юл бирергә тиеш. Машина юлына исә 14 яше тулганнар гына чыга ала. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылыган булырга тиеш. Яңа кагыйдәләрне бозучыларга штраф каралган.
Комментарии