- 19.07.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №28 (20 июль)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Ромашка таҗын йолкып юрау гадәте турында белмәгән кеше юктыр. Ул турыда шигырьләр, җырлар да байтак иҗат ителгән... Берничә көн элек без дә Чирмешән районында шул ысул белән юрап йөрдек. Ни өчен нәкъ Чирмешәндә дисезме? Чөнки анда кеше биеклеге булып килә торган ромашка чәчкәләре кырына тап булдык. Һәм юравыбыз да, гадәттәгечә: «Яратамы, яратмыймы?» – дип түгел иде. Ромашка таҗын тарткан саен: «Бу кырлар хәзер кемнеке икән? Алар нигә эшкәртелмәгән?» – дигән сорауларны кабатладык. Югыйсә, әле узган елда гына «Күтәмә» агрофирмасына караган ул басулардан мул иген уңышы җыеп алынган булган. Ә быел, агрофирмадан кычкыртып диярлек тартып алынган
ХУҖАСЫЗЛЫК КҮЗНЕ ТИШӘ
Чагыштырмача тигез рельефлы, уңдырышлы туфраклы 500 гектарга якын булган басу-кырларның эшкәртелмичә калуы матур хәл түгел, килешәсездер. Гәрчә үсеп чыккан ромашкалар бик матур күренсә дә (фотоларда). Чирмешән районында дару үләне яки чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар да юк бит. Һәрхәлдә, ул турыда моңарчы мәгълүм түгел иде. Ә ромашкалар кырга махсус сибелгән кебек. Әлеге хәлне күргәч, быелга чаклы бу җирләрне эшкәртеп килгән «Күтәмә» агрофирмасы җитәкчесеннән дә: «Хәзер җиргә хуҗа булган эшмәкәр дару үләннәре үстерү белән шөгыльләнәме әллә?» – дип сорап куйдык. Юк, икән. Бу – фәкать җавапсызлык нәтиҗәсе, дип аңлатты агрофирма директоры Фәнүзә Гобәйдуллина, Җир-Анабызны шулай мәсхәрәләүләренә түзә алмаудан яшьләнгән күзләрен күрсәтмәскә тырышкандай, читкә карап...
Дөрестән дә, җиргә карата начар мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе алдыбызда җәелеп ята. Ромашка чәчәкләре басып алган кыр ярыйсы әле, һәрхәлдә матур күренә. Ә башка басуларда нинди генә чүп үләннәре кукраеп утырмый бит! Узган елда гына алтын башаклы икмәкләр иркәләгән киңлекне хәзер ташландык кыр күренеше ертып тора.
Кадерсез калган басулар буйлап бара-бара, бер почмакка килеп чыккач, агрофирма директоры янә аптыраудан тел шартлатып куйды:
– Әстәгъфирулла, карагыз инде, әнә теге кырның бер өлешен узган көздән үк эшкәртеп калдырган идек. Анда искергән күпьеллык үлән басуы, шуны бозып сукаладык. Эшкәртелгән булгач, ул урынга көнбагыш чәчеп куйганнар бит! Ә калган мәйданнарның бер өлешен дә үзләре эшкәртеп чәчмәгәннәр. Тиешенчә эшләрлек булмагач, нигә соң җирләрне бездән тартып алырга иде?..
Ромашка басулары, чүп баскан кырлар буйлап сәяхәтебез ахырында әлеге сорау барыбызны да борчый торган төп мәсьәләгә әйләнде. «Һәр чәчәкнең була үз даласы, чүп-чарның да була үз кыры...» – дип язган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин. Нәкъ шуның кебек, әлеге басулар да чүп-чар өчен булмаган бит. Анда «Күтәмә» агрофирмасы ИК-МӘК үстергән! Ә хәзер, җиргә хуҗа булып замананың «текә» эшмәкәре килгәч, аның җавапсызлык, хуҗасызлык чагылышын күрергә авыр, күзләрне тишә кебек...
«ТЕКӘ»ЛӘРНЕҢ ХАТЫННАРЫ ДА УҢГАН ШУЛ...
Кем соң ул «текә» эшмәкәр һәм ни өчен моңарчы «Күтәмә» агрофирмасы уңышлы гына эшкәртеп килгән җирләр хәзер аңа бирелгән? Әлеге сорауга җавап табу өчен «Безнең гәҗит»нең 11нче май санында (№18, 2022) басылып чыккан «Чирмешәндә «текә»ләрнең улларыннан фермер ясыйлар» дигән мәкаләне искә төшерү урынлы булыр. Анда бәян иткәнебезчә, «Татнефтепром» җәмгыяте канаты астында булган «Күтәмә» агрофирмасы кредитларга батмыйча, салымнарны, хезмәт хакларын һәм пай җирләре өчен аренда хакын вакытында түләп, уңышлы гына яшәп килгән хуҗалык.
Агрофирма карамагында арендага алынган
– Җирләрне тартып алу эше узган елның октябрендә үк башланды, – дип ачыклап китте «Күтәмә» агрофирмасы директоры. – Урактан соң басуларны эшкәрткәндә, бер өлешенә ул вакытта ук кертмәделәр. Һичьюгы эшкәртеп өлгергәннәренә булса да үзебез чәчү максатыннан, быел язын кергән идек, полиция, тикшерүчеләр, тагын әллә кемнәр уратып алды. Зур җинаятьчене тотканнар диярсең!
Журналистлык хезмәте белән әлеге агрофирмада элек тә булгаларга туры килгән иде. Ул вакытларда Чирмешән районы җитәкчелеге хуҗалык эшчәнлеге турында гел уңай фикерләр генә әйтте. Районда алдынгылар рәтендә булуын үзебез дә күреп инандык. Соңгы елда гына нәрсә үзгәргән соң? Ни өчен агрофирманың җирләрен тартып алганнар? Әлеге сорауга май башында да, хәзер дә район җитәкчелеге тарафыннан анык җавап ишетә алмадык. Аларның сүзләренә караганда, имеш, техника ягыннан, кадрлар буенча агрофирманың көче җитми башлаган, ел саен шактый җирне чәчми калдыра торган булганнар, пайчыларга аренда өчен дә вакытында түләп бармаганнар. Әмма авыл халкы арасында бу сүзләрне раслаучылар табылмады. Директор Фәнүзә Рәсимовна үзе дә кырт кистереп әйтте:
– Барлык мәйданнар чәчелде. Узган көздә уракны районда беренчеләрдән тәмамладык та, сентябрь аенда ук бушаган басуларны сөрә башладык. Бөтен мәйданнарны эшкәртерлек техник куәтебез бар. Тагын өр-яңа, заманча чит ил чәчү комплексы алып кайттык. Амбарда 500 тонна югары сыйфатлы бодай һәм 300 тонна арпа орлыгы әзерләп куелган иде. Механизаторларыбыз да җитәрлек. Без ел саен рәхәтләнеп
Ничек булса, булган, моңарчы «Күтәмә» агрофирмасы эшкәртеп килгән җирләрнең 3000 гектарга якын өлешенә быел яздан бүтәннәр хуҗа. Әмма тартып алынган мәйданнарның күпмесе кемгә бирелгәнлеге турында төгәл мәгълүмат зур сер буларак сакланган. Чөнки агрофирма җитәкчесе үзе дә тәгаен генә аңлата алмады: «Ул турыда миңа белгертмиләр», – диде. Дөрес, май аенда Чирмешән районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән сөйләшкәндә, ул җирләрнең шактый өлеше Нурлат районыннан килгән инвесторга бирелүе турында әйтеп салган иде. «Зүзәйнефть» җәмгыяте белән бәйле кодрәтле нефтьченең якын туганы турында сүз бара икән. Ә ул туганның «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» дигән оешмасы хатыны исеменә теркәлгән. Менә бит, хатыны нинди уңган, хәтта күрше Чирмешән районыннан җир алып эшли, дип сокланырга гына кала бу очракта. Моңарчы да депутатларның, түрәләрнең декларацияләрен күргәч, галәмәт зур суммаларда акча табучы хатыннарына гаҗәпләнә идек. Чирмешәнгә дә инвестор булып шундый асыл зат килгән, димәк. Меңләгән гектарда җир мәйданнарына да җиңел генә хуҗа булган бит. Ә «Күтәмә» агрофирмасы директоры Фәнүзә Гобәйдуллина ул дәрәҗәдә асыл түгел, күрәмсең.
ҖИРНЕ ЭШКӘРТМӘҮ ДӘ ФАЙДА?!
Шулай итеп, Чирмешән районы җитәкчелеге ярдәме белән, «текә» эшмәкәр «Күтәмә» агрофирмасыннан тартып алынган җир мәйданнарына ансат кына хуҗа булган. Ниһаять, әле бу атна башында гына, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова төгәл мәгълүматны әйтте: Нурлат инвесторы «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова»га элек «Күтәмә» агрофирмасы карамагында булган җирләрнең
Журналистлык хезмәте буенча булган һәрбер әңгәмә диктофонга яздырылып барылганлыктан, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән булган сөйләшүнең язмасы да редакциябез карамагында. Анда аеруча «кайнар» урыннарга, ягъни закон күзлегеннән «яла ягу», «янау» ише матдәләр буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин булган өлешләргә әлегә күз йомарга, ул сөйләшүне игълан итми торырга булдык. Чөнки... соңыннан Фердинат әфәнде кире үзе шалтыратып, кызып китүен таныды һәм гафу үтенде. Тагын да мөһимрәге, ул бу юлы сөйләшкәндә инде эшкәртелмичә калган
Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Чирмешән – Казан
Комментарии