Озак яшисең киләме?

Озак яшисең киләме?

Бу гыйбрәтле вакыйга совет чорында булган. Биохимик Николай Друзяк җитди авырып киткән. Табиблар аны савыктырып аякка бастырырга тырышып караса да, уңай нәтиҗәгә ирешә алмаганнар. Галимнең чирләргә бирешәсе, кара җир астына вакытсыз кереп ятасы килмәгән. Медицина өлкәсенә бәйле әдәбиятны укыган, төрле юнәлештәге докторларның савыктыру, гомерне озайтуга бәйле методикалары белән танышкан һәм үзендә сынап караган. Беренче эш итеп, ул һәркөнне иртүк торып йөгерергә керешкән. Әмма теләгенә ирешә алмаган. Николайның чирләр хәлсезләндергән организмына, авыр физик көчәнеш өстәлгәч, мәҗбүриләп йөгерүенең файдасына караганда зарары күбрәк булмадымы икән әле? 
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, диләр. Уринотерапия методын кулланып терелүчеләр барлыгы турында укып белгәч, микробиолог үз бәвелен эчеп савыкмакчы булган. Авыру кешенең организмында зарарлы бактерияләр, микроблар, гөмбәчекләр тулып ятуын кайсыбыз белми инде? Яңа туган сау-сәламәт сабый бәвелен эчсә, бер хәл. Чирдән башы чыкмаган, хәтта танылган табиблар да терелтә алуга өметен җуеп, кул селтәгән хастаның бәвеле ничек дару була алсын соң?
Николайның үҗәтлеге, гомерен озайту максатыннан артка чигенмәве, даими эзләнүе, төрле ысулларны сынап каравы игътибарга лаек. Бутейко методы белән сулыш алу күнегүләре ясарга керешкән. Әүвәлге мәлдә хәле беркадәр яхшырган кебек тоелса да, организмындагы үзгәрешләр киләчәккә әллә ни зур өметләр багларлык булмаган. 
Үз-үзен чыныктыруның тагын бер ысулын кулланып карый әле ул. Кыш көне – су сап-салкын чагында, башы белән кереп чума-чума, Кара диңгездә коенырга керешә. Тәмам хәлдән тайгач, бу алымның да уңай нәтиҗә бирмәвенә инана. 
Шәхсән үземне бу ихтирамга лаек шәхеснең рухи ныклыгы, максатчанлыгы, экспериментлардан туктамыйча, әледән-әле яңа ысулларны сынап каравы сокландырды. «Уртача гомер озынлыгы алтмышка да тулмаган (ул чордагы статистика буенча 56 яшь була) одесситлар арасында яшим бит мин. Гомерне озайту серләрен ничек алардан өйрәнеп булсын? Табибларның үзләренең дә башы чирләрдән чыкмый», – дип фикер йөртә ул. Уйлана-эзләнә торгач, тирән белемле, зирәк галимнең башына гениаль идея килә. Сау-сәламәт килеш озак яшәү серләрен яше 150дән узган аксакаллардан өйрәнергә кирәк түгелме соң? Дөньяның нибары егерме территориясендә, шул исәптән СССРның дүрт төбәгендә яшәүче халыклар гына озын гомерле. Ул вакыттагы статистика мәгълүматлары буенча, Таулы Карабах халкы нигездә 140-160 ел яши. СССРда озак яшәү рекорды куйган көтүче Ширали Мөслимов 168 яшендә генә бакыйлыкка күчкән. Ул чирләп интекмәгән, беркайчан да табибларга мөрәҗәгать итмәгән, дарулар эчмәгән, гомеренең соңгы көненә чаклы таулар арасында көтү көткән, тау елгачыкларыннан агып төшкән күз яшедәй саф, чиста, йомшак су эчкән, сарык сөтеннән ясалган брынза һәм витаминлы үләннәр, яшелчәләр, җимешләр ашаган, ионнарга бай шифалы чиста һава сулаган. Чапанын җәеп, чирәмле җиргә ятып йоклаган, гел хәрәкәттә булган. Җыеп кына әйткәндә, туган вакытыннан алып, картаеп үлгәнче, туры мәгънәсендә табигать баласы булган. Туган җиренең табигате белән тулы гармониядә яшәгән. Аның утыз сигез оныгы үзләре әти-әни булган. Алардан туган туруннарының ничәү икәнлеген санап чыгаруы, исемнәрен хәтердә тотуы аксакал өчен җиңел булмаган. 
Озын гомерлеләргә бай территорияләрнең тагын берсе Дагстандагы Кура елгасының югары өлешендә урнашкан икән. Биредәгеләрнең гомер озынлыгы 130-150 ел тәшкил иткән. Революциягә чаклы дагстанлыларда бер кыргый гореф-гадәт сакланган: 150 яшьтән узган карт-корыны оныклары атка атланып тау башына алып менеп куя торган булган. Кабиләсеннән мәҗбүри читләштерелгән карт кеше япа-ялгызы җан асрый алса, күпмедер вакыт үзенчә көн итеп азапланган. Булдыра алмаса, мәңгелек йортына күчәргә мәҗбүр булган. Шушы елганың түбән өлешендә көн күрүчеләрнең тау башындагылар сыман озын гомерле булмавы микробиологны гаҗәпләндергән. 
Абхазиянең Кандор тарлавыгында яшәүчеләр дә бик озын гомерле булып чыккан: 130-150 яшькә җитә алу гайре табигый хәл саналмаган. Әмма бөтен Абхазия халкына да мондый бәхет елмаймаган икән шул. 
Якутиядә урыс аракысы сатыла башлап, җирле халыкны хәмергә хирысландырганчы, аларның да гомер озынлыгы 120-140 ел булган икән. 
Ундүрт ел дәвамында, чирләре белән көрәшә-көрәшә, галим озын гомерле тау халыклары янына барып йөреп, аларның тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын өйрәнә. Шунысы кызык, Одесса шәһәре диңгез буенда ук җәйрәп ята, ә халкы кыска гомерле. Абхазиянең тау башына күтәрелсәң, хастаханәләре, даруханәләре, табиблары түгел, хәтта фельдшерлары булмаган гап-гади авылларда, гадәти табигый шартларда, табиблардан ярдәм сорауны кирәксенмәгән сау-сәламәт йөзьяшәрләр тулып ята. Ә цивилизация чәчәк аткан җылы диңгез буена төшсәң, киресенчә, кешеләрнең гомерләре кыска, чирләшкәләр бихисап. 
Таулы Карабахта озын гомерле аксакаллар белән аралашканда менә нәрсәләргә нәрсәгә игътибар итә ул. Аларның берсе дә Николай кебек таң тишегеннән торып, үз-үзен мәҗбүр итеп көн саен йөгерергә чыкмаган. Бозлы сулы елгада коенганнары булмаган. Бутейко методикасы буенча сулыш алу күнегүләре түгел, хәтта галимнең үзе турында ишеткәннәре дә юк. Ач торып яки үз бәвелен эчеп, савыгырга маташып карамаганнар, чөнки барысының да сәламәтлекләре исең китәрлек! 120-130 яшьлекләр рәхәтләнеп эшләп йөри. 90-100 яшьлек ир затлары арасында янәдән әти булганнары очрап куя! Серләре нидә икән соң? 
Галимнең тырышлыгы бушка китми. Тикшеренә-өйрәнә торгач, озак яшәүнең сере берничә фактордан торуын ачыклый. Беренчедән, тау халыкларының үзләре һәм мал-туарлары эчкән, түтәлләрен һәм таулар арасындагы көтүлекләрне сугарган үтә дә йомшак, чиста, шифалы, эрегән кар һәм яңгыр суларның составына турыдан-туры бәйле икәнлеген ачыклый. Икенчедән, югарыда саналган дүрт территория дә вулкан платосына урнашкан икән. Болардагы су, безнеке шикелле, пычранып беткән туфрак катламы аша саркып үтмәгән. Аларның үтә дә йомшак суындагы кальций ионнары күләме: 1 литр суда 8-20 мг күләмендә, ә Мәскәүдә краннан аккан судагысы – 1литрда 70 мг, Одессада – 80 мг тәшкил итә. Өченчедән, медицина теориясе буенча, кешенең кан составының нигездә селтеле булуы зарури. Аның селтелелек-кислоталылык реакциясе 7.35-7.4 ph дәрәҗәсендә булырга тиеш. 7.0 – нейтраль реакция. Бу күрсәткечтән ким булса, кан ачы санала. Озын гомерлеләрнең канын тикшереп карагач, микробиолог кызыклы ачыш ясый: яше йөздән узган аксакалларның гына түгел, җирле халыкның күбесенең каннарының әчелеге югары икән бит: 6.9 ph күләмендә. Әлеге күрсәткеч зур булуы аркасында, анда чир тудыручы микроорганизмнар яши, үрчи, кешегә зыян сала алмый. Ул Одессага кайткач, беренче чиратта, үзе эчә торган суның кислоталылык дәрәҗәсен махсус арттырып эчә башлый. Соңрак әчкелтем реакцияле «Николенько» суы җитештереп сатарга керешә. Аны бу шәһәрдә яшәүче зыялылар, танылган галимнәр, профессорлар, атаклы фән докторлары, данлыклы медицина әһелләре һәм гади табиблар сатып алып эчәргә керешә. Кулланучыларның сәламәтлеге күзгә күренеп яхшыра, зирәк микробиологка рәхмәтле булалар. Николай үзе канының ачылыгын арттыру өчен, махсус рәвештә табигый кислотага бай лимон, лайм һәм башка төрле цитруслылар, әчкелтем җиләк-җимешләрне, лимон кислотасын даими куллана. Герантология фәннәре галимнәре гомерне озайту өчен тәкъдим итә торган чараларны гамәлдә сынап карап, аларның барысының да диярлек канның ачылыгын арттыруын ачыклаган ул. Ярты сәгать дәвамында җиңелчә йөгергәндә, әчкелтем-татлы җиләк-җимеш, яшелчәләр ашаганда, йомшак шифалы сулар эчкәндә арта икән бит ул кислоталылык реакциясе. 
Кадерле дусларым, уйлап карагыз әле! Гомеребезне озайту өчен, без нәрсә эшли алабыз? Тау халыкларыныкы кебек үк булмаса да, табигатькә чыгып, җәен урманнарда гөмбә, чикләвек, дару үләннәре җыеп йөргәндә, кышын чаңгыда шуганда, болыннарда җиләк җыйганда, елга-күлләрдә су коенганда, бакча сезонында кишәрлегебездә казынганда чагыштырмача чиста һава суларга омтылуыбыз, саф чишмә сулары эчүебез, үзебез үстергән җиләк-җимешләрне ашавыбыз хәерлегә булмасмы? Тәрәзә төбендәге нәни үсентеләргә кар эретеп сибик. Бакчабыздагы яшелчәләрне яңгыр сулары җыеп сугарыйк. Малларыбызга йомшак инеш суы эчертик. Кран суын авыр металлардан, суны катыландыручы минераллардан, известьлы катнашмалардан чистартып, фильтрлап эчик. Кыш көне куллану өчен, әчкелтем каклар ясап, алмалар киптереп, җиләк-җимешләр туңдырып кую авыр түгел. Урмандагы әчкелтем мүк җиләкләре, бакчабыздагы миләшләр, баланнар каныбызның ачылыгын арттырып, зарарлы микробларга, бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы торырга ярдәм итми калмас. Базардан шифалы имбир, куркума, паприка, лимон, әфлисуннар, төрле борыч катнашмалары сатып алыйк. Иртән ач карынга бер десерт кашыгы алма серкәсе яки бер кисәк лимон йә имбир салынган җылы су эчеп куйгач, гимнастика ясарга иренмик. Кичен саф һавада йөрик. Бердәнбер гомеребезне бушка уздырмыйк. Тапкан малыбызның рәхәтен күрик. Башкаларга игелек эшләүдән тәм табыйк, ятимнәрне, мохтаҗларны, авыру-сырхауларны, гөнаһсыз сабыйларны сөендерик. Шул рәвешчә уңай хис-тойгылар туплап, савап җыеп, гомеребезне озайтыйк. Яңа елларны сөенеп каршылап, ел буе сау-сәламәт килеш, сөенеп яшәргә насыйп булсын! Ил-көннәргә иминлек килсен, дөньялар тынычлансын! Ут эчендә газап чигүче арысландай ир-егетләребезгә тиз арада исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтырга Аллаһ насыйп итсен, дигән изге теләктә калам. Яраткан гәҗитебездән аерылмыйк. Сезне кызыклы язмалар белән сөендерергә насыйп булсын.
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре

Комментарии