Соңгы китабын кулына алып укый алмады

Соңгы китабын кулына алып укый алмады

Рифкать әфәнде Ибраһимовның «Безнең гәҗит»нең 9нчы санында басылып чыккан «Рафаэль Сальмушев, Тууына – 90 ел!» дигән язмасын укыгач, Рафаэль абый турында үземнең кыска гына хатирәмне аның истәлеге итеп язам. 

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Рафаэль абыйны авылдашым дип әйтсәм дә була. Гәрчә ул Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылында тумаса да, балалык еллары, дәһшәтле, авыр, михнәтле сугыш еллары шунда үткән.

Ул Спас районындагы Иске Рәҗәп авылында Хаҗи Сальмушев гаиләсендә туган. Әтисе Иске Рәҗәпнең урта мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшли. 1938нче елны Советка каршы агитация алып барган, Япония белән бәйләнештә булган дип, аны кулга алалар. 1940нчы елның мартында гаепсез дип азат итәләр. Төрмәдән азат итсәләр дә, ул инде мәктәптә эшли алмый, «халык дошманы» дигән ярлык тагылып кала. Үзен һәм гаиләсен мәсхәрәләрдән коткару турында уйлый ул. 1940нчы елның җәй аенда Казанга килә, Олы Елга авылы мәктәбе директоры Харис абый Шакировны очрата һәм аңа үз хәлен сөйләп бирә. Харис абый аңа: «Хаҗи, Олы Елгада җиде еллык яңа мәктәп эшли, укытучылар җитешми, безгә күчеп кил», – ди. Әтисе аның тәкъдимен кабул итә һәм гаиләсе белән Олы Елгага күчеп киләләр. Рафаэль абый да, барлык авыл балалары кебек, сугыш елларының авырлыкларын күреп үсә, көченнән килгәнчә әнисенә булыша. Буш вакытларында авыл малайлары белән уйныйлар, төрле маҗараларга тап булалар. Ул шул мизгелләрен бик еш искә алып сөйли иде. Җәйләрен Тимерче буасында су коенуларын, көзләрен Саескан тавы авылы янындагы Кашан урманында миләш, балан, чикләвек җыюларын. Бер барганда зур гына имән ботагында бүрек кадәр шөпшә оясын күрәләр. Анда бал бар дип уйлыйлар, агачка менеп ояны бәреп төшереп бал ашамакчы булалар. Уйлары барып чыкмый, күз төпләре, яңаклары шешеп кайтып китәләр.

Рафаэль абый олы яшендә дә авылны онытмады, үзе генә түгел, ветераннар белән дә кайтып йөрделәр. Олы Елга авылының тарихын язарга алынгач, аның белән бик еш очрашырга туры килде, телефоннан да көн саен диярлек элемтәдә тордык. 2019нчы елның июнь аеннан китапка материаллар туплый башладык. Бу эштә Олы Елга авылының музей директоры Хәтимә Солтанова да актив катнашты. Китап язылып әзер булгач та нәшриятка озак бирелмәде. Сәбәбе: «Әзер булгач та матди ярдәм итәрбез, бәясен әйтерсез», – дигән кеше «Короновирус чире таралу сәбәпле, финанс ягы кыенлашты, акча күчерә алмыйбыз», – дип әйтте. Олы Елга авылының музей директоры Хәтимә Солтанова, мәдәният йорты директоры Мингалиев Вакыйф авыл халкыннан акча җыеп, китапны бастырып чыгардылар. 2021нче елда Рафаэль абыйның «Олы Елга авылы тарихы» басылып чыкты. Китабы басылып чыкканчы үзе генә вафат булды, аны кулына алып укый алмады.

Олы Елга авылы халкы Рафаэль абыйны онытмый, китабын укыйлар. Урыны оҗмахта булсын, бик игелекле кеше иде.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии