- 04.05.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №04 (апрель)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Әтекәйнең әнисе Миңлеҗамал Башкортстанның Ауыргазы районында туа, әти-әнисе иртә үлә, аны һәм Барый исемле энесен туганнары алып үстерә. Әтекәйнең әтисе Галәүетдин авыллардан мал тиресе җыеп йөри. Бервакыт аңа Миңлеҗамалны димләп, чанасына утыртып җибәрәләр. Шулай бергә яши башлыйлар. Гыйльметдин һәм Галинур исемле ике малай тәрбияләп үстерәләр.
Әтиебез Гыйльметдин унҗиде яшеннән Ватан сугышына алына, ике мәртәбә каты яралана. Җиңү көненә кадәр фронтта булып, орденнар, медальләр белән туган авылы Мостафага әйләнеп кайта. Монда ул Мәрьям исемле укытучы кызны очрата, өйләнешәләр. Беренче балалары тууга, әтекәйне юллама белән Караидел районы Байкебаш авылына җибәрәләр. Һәм алар шунда төпләнеп кала.
Галинур абый армиягә 1945нче елда алына. Үзбәкстанда өйрәнү курсларын үткән арада сугыш бетә. Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң шунда ук Хатирә исемле кырым-татар кызына өйләнә һәм Чирчик шәһәрендә торып кала. Кызлары тугач, бала карашырга дип, әнисен кайтып ала. Шулай итеп картинәй Үзбәкстанга китә һәм анда яши башлый. Галинур абыйның өч баласын карап үстерә, аннан оныкларын карарга булыша. Шуңа күрә мин әтекәйнең әнисен Ташкент картинәй ди идем.
***
Җәй көннәрендә картинәй безгә кунакка килә иде. Ташкенттан поезд белән Уфага килеп төшә. Барый бабай аны каршы ала, берничә көн кунак итә. Шуннан безгә хәбәр бирәләр һәм әтекәй Уфага китә картинәйне алырга. Без өйне җыештырып, мичләрне агартып, пешеренеп, табын әзерләп каршы ала идек.
Ташкент картинәйнең чәче гомер буе чем кара булды, күзләре коңгырт иде. Урта буйлы, бик юан да түгел. Безгә килгәч калын йон оекбаш белән тапочка киеп йөрде. Матур чәчәкләр төшкән, борынгыча тегелгән күлмәкләр, өч камзул – юкарагы, җылырагы һәм көзгә таба сырган душагрейка кия иде. Башында бизәкле яулык, аны абыстайларча ябына. Әтекәй дә бик ошатты ул душагрейканы, үзенә җылы, сырганны тектереп, һәрвакыт киеп йөрде.
Картинәй бездә булганда, чәйне самавырдан гына эчәбез (башка вакытта плитәдә кайнатылган чәйнеккә күнеккән идек инде). Чәй Һинд яки Цейлон гына булырга тиеш, картинәй аларны үзе белән дә алып килә, әтекәй дә каяндыр таба иде. Кайчак такта чәй дә кушып пешерәбез. Картинәй, Ташкенттан үзе алып килгән касә белән, яртышар гына ясатып, сыек каймак салып, өстенә өреп кенә эчә иде. Без инде үзебезчә, чәшкеләрне тутырып ясап эчәбез. Картинәй бүләк иткән касәләргә кәнфит, варенье, картинәй үзе киптереп алып килгән күрәгә, өрек, йөземнәрне сала иде әнекәй. Картинәй килгәндә әнекәй һәрвакыт кабартма, коймак пешерә иде мич алдында. Ипине дә мичтә үзе пешерде.
Мин Ташкент картинәйнең намаз укыганын, каенанасы Сафия абыстайдан калган борынгы китапларны, Коръәнне кулына алганын күрмәдем. Ләкин ашаганнан соң безнең белән рәттән дога укып амин тота иде... Түр яктагы мичне әтекәй туган йортындагы мичкә охшатып салдырган иде. Картинәй, шул мичкә карап, ниндидер уйларга бирелеп яки яшь чакларын хәтерләп безгә нәрсәләрдер сөйләп утырганы күз алдында. Шунысы истә, ярый әле авылдан киткәнмен, монда көне-төне эш тә эш бит, ди иде.
Мунча керергә ярата иде картинәй. Беренче парга бара, ишекне ачып һаваны алыштыра-алыштыра чабына, икешәр сәгать керә. Соңрак әтекәй, суык мунчада юынасым юк әле дип, үзе беренче китә башлады. Көзгә таба, көннәр суыгайта башлагач, мичне яктыра картинәй, аркасын мичкә терәп утыра һәм тәсбих тарта. Кышкы мамык юрганга уранып йоклый, өшим, ди иде. Карлар төшкәч, әтекәй аны Уфага алып барып, поездга утыртып, озатып кайта. Әнекәй күчтәнәчкә яңа суелган, какланган казлар, үрдәкләр биреп җибәрә. Картинәй шулай ук мәтрүшкә, карлыган яфраклары һәм киптерелгән җиләк-җимеш ала иде.
***
1963нче елда Галинур абый безне кунакка чакырып хат язды. Әнекәй, өйне, малларны ташлап китә алмыйм, диде. Шулай итеп, июль аенда әтекәй белән мин Уфага килдек һәм, поездга утырып, Ташкент якларына юл тоттык. Казахстан далаларының саргаеп кипкән үләннәре әле дә күз алдында тора. Бервакыт коммы, тузанмы бураны аша үттек. Аннан соң дала янганын күрдек, шунда нык курыккан идем. Янгынны үткәч, чумала кебек кап-кара җирләргә килеп чыктык, исебез китеп карап барабыз. Көндез поездда түзәрлек түгел эссе, кешенең күплеге. Станцияләрдә туктаганда вагоннарга хатын-кызлар кереп, ашамлык һәм кием-салым тәкъдим итеп йөри. Әтекәй күпереп пешкән ап-ак күмәчләр сатып ала иде.
Галинур абый безне Ташкентта каршы алды. Алар Чирчикта алты бүлмәле зур таш йортта яшиләр икән. Картинәйнең аерым зур бүлмә, мин аның янына урнаштым. Өйгә газы, суы кертелгән. Ихата тимер койма белән уратып алынган, анда алмагач, хөрмә, персик агачлары, виноград үсеп утыра, яшелчә түтәлләре дә бар. Йорт яныннан гына Чирчик елгасы агып ята. Кичен һәм төнлә бик салкын, көндез түзеп булмаслык эссе. Елга аръягында Тянь-Шань таулары тезелеп киткән. Кич алар томан белән уратылып алына һәм кояш чыкканчы күренми. Көндез тау түбәләрендә яткан кар күзнең явын алып ялтырый. Ишегалдында таштан корылган җәйге аш өе, анда газы, суы, шунда ашарга әзерлиләр, шунда ук табын. Янәшәсендә мунча, шашлык пешерә торган җайланма.
Бер көнне барыбыз да Ташкентка зоопаркка бардык. Иң истә калганы – төрле төсләр белән уйнап торган зур матур кош – тавис булды. Еланнар да истә, алар таш арасында да шуыша, суда да йөзәләр иде. Хайваннар ачык һавада һәм аерым-аерым павильоннарда.
Ташкентта бар җирдә чәчәк клумбалары. Мәчетләр, театрлар барысы да үзбәк орнаментлары белән бизәлгән. Адым саен чәйханә. Шуларның берсенә кереп чәй эчкән хәтердә. Касәнең яртысына гына коялар чәйне, шикәрсез эчәләр икән. Ләвәш алдылар ашарга, аны шунда ук пешереп, кызу көе биреп торалар. Монда барысы да ирләр иде, хатын-кызлар күренмәде. Түр почмакта олырак кына ике бабай утыра. Башларында үзбәк түбәтәе, өсләрендә бушлат формасында буй-буй озын кием. Әкертен генә чәй эчеп, сөйләшеп, бар җирне күзәтеп утырган кебек тоелды.
Ял көне иде. Галинур абый, әйдәгез, пляжга барып, су коенып, ял итеп кайтыйк, диде. Бик ерак түгел икән, җәяү киттек. Алар турысында Чирчик елгасы боз кебек салкын, тирән, ярлары текә иде. Ә пляж елганың бер култыгында булып чыкты, бигрәк тә матур урын. Сирәк-мирәк агачлар күләгә ясап тора. Чатырлар астында ятаклар. Вак кына ком. Ә кояшта ялтырап ятучы суның чисталыгы, җылылыгы! Яр буенда бик тирән дә түгел. Мин, оялып, күлмәкне дә салмадым, су да кермәдем, яланаяк су кырыенда гына йөрдем. Иртән кеше күп тә түгел иде, көн уртасында килеп тулдылар. Барасым килмәгән иде, картинәй, бар, күр, дигәч, әтекәй дә барырга булгач, барган идем. Пляж дигәннәренең нәрсә икәнен беренче мәртәбә шунда күрдем.
Көннәр бик тиз узып китте, кайтырга җыенып йөрибез. Кич Ташкентка килдек һәм төнлә поездга утырдык. Әтекәй билетны алдан ук алган булса кирәк: плацкарт вагон, чиста, тыныч. Мине әтекәй аска урнаштырды, үзе өскә менде. Җай гына кузгалып та киттек. Башта йокы килмәгән кебек иде, келтер-келтер тәгәрмәч тавышына сизми дә йоклап киткәнмен. Иртән поезд кычкыртканга уянып китсәм, тирә-як яп-якты, халык платформа буйлап тегендә-монда йөри. Әтекәй көлә, ну йоклады-ы-ң, ди. Чәй алып килде, өстәлгә ашамлыкларны чыгарып салып, ашап алдык. Безнең янда минем кебек үк тагын бер кыз. Без аның белән коридор буйлап чабышып, уйнап, бик күңелле килдек. Вагонда кеше дә күп түгел иде, нык эссе дә булмады.
Әнекәй каршы алды. Әнекәйне күргәч, ике күздән дә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Кочаклашабыз, күз яшьләре аша көләбез...
***
1974нче елның җәендә мин өченче курсны тәмамлап авылга ял итәргә кайттым. Ташкент картинәйдән хәбәр килде: чирләп торам, килеп китсәгез әйбәт булыр иде, дигән. Әнекәй белән әтекәйнең эшләре күп, миңа, син барып кайтмассыңмы, диделәр. Мин рәхәтләнеп риза булдым. Уфага килү белән билет булды, шунда ук самолетка утырып очтым. Ташкентта Галинур абый каршы алды, эшендәге машина белән килгән. Кассадан шунда ук кайтыр юлга билет алдык һәм Чирчик шәһәренә юнәлдек.
Алар, Радик улларының гаиләсе белән бергә, кирпечтән салынган ике катлы яңа йортта яшиләр булып чыкты. Өй биек калай койма белән уратып алынган, матур бизәкләр белән сырланган тимер капка. Капкадан өйгә кадәр таш юл, юлны күләгәләп, арка формасында виноград үсә. Юлның сул ягында алма, персик, хөрмә, өрек агачлары. Ишегалларында мунча, җәйге аш өе. Бик матур урын, өйләре яныннан гына арык буйлап су агып ята.
Мин барганда картинәй больницадан чыккан гына булган. Хәле бик әйбәт булмаса да, өй тирәсендә әкрен генә йөри. Ятып арып беттем инде, дип сөйләде. Биш-алты көн тордым мин анда. Хатирә җиңгәйнең отпуск вакыты туры килде, без аның белән Ташкентка баргаладык. Минем Ленин музеен күрәсем килә иде. Билетлар алып кердек. Зур биек бүлмәләр, идәннәр ак мәрмәрдән, стеналар көрән мәрмәр. Кергәч тә аяк киемен салып, калын чүпрәк тапочка киясе. Кеше аз. Салкынча бүлмәләр буйлап рәхәтләнеп карап йөрдек, тышта эссе бит. Кино залына да кереп чыктык, анда Ленин бабайның шалашта яшәгән, Петербургка килгән чакларын күрсәттеләр. Музейдан чыккач, Кырым татарлары концертына билетлар алдык. Икенче көнне барыбыз да бергәләп концерт карарга бардык, шундый шәп концерт булды.
Бер көнне Хатирә җиңги Ташкент базарына алып барды. Исем китте: ул базарның иге-чиге юк, кешенең күплеге. Сатучылар барысы да, минекен алыгыз, дип кыстый. Шунда мин әтекәйгә үзбәк түбәтәе һәм әнекәйгә матур чәчкәле ефәк яулык алдым, аны әнекәй, бик яратып, муенына салып йөрде. Картинәй белән Хатирә җиңгигә дә яулыклар алдым.
Ташкентта күбрәк үзбәк, таҗик һәм татар телләрендә аралашалар дип аңладым, рус теле сирәк-мирәк кенә ишетелеп калгалады. Үзбәк Милли музеенда булдык, бер мәчеткә дә кереп чыктык. Ташкент бик матур шәһәр: чиста, чәчәккә күмелгән, бизәкле йортлар... Хатирә җиңгәй, болай йөргән юк иде, шәп булды, диде үзе дә.
Ташкенттан кайтышлый Хатирә җиңгәй, сарык ите алырга дип, Чирчик базарына керде (ул базар аларга якын гына иде). Шунда бер күренеш гаҗәпкә калдырды мине. Арттарак, ялан якта, сарык чалалар, яннарында мулла. Чалып торалар, шунда ук алып килеп, сата да башлыйлар икән.
Киткәндә, Хатирә җиңги белән Галинур абый Ташкентка кадәр озата килделәр. Хушлашып, самолетка кереп утыргач, Сафия картинәйнең: «Кая барсаң да, догаларыңны укып утыр», – дигән сүзләре искә төште, һәм мин эчтән генә белгән догаларымны укып алдым. Самолет бик текә күккә күтәрелеп китте, хәтта куркып калдым, болыт аша үтте һәм аннан да өскә менеп, тигез генә оча башлады... Уфага килеп төшкәннән соң самолетның гүләгән тавышы озак кына әле колакны яңгыратып йөрде... Шулай да үзебезнең якларга җитми инде. Үзебезнең һава, туган йортыбыз тартып тора. Авылыбызны сагынып кайттым!
Резида ЯГУДИНА,
Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны,
Чаллы шәһәре

Комментарии