- 29.06.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
ЯҢА УРЫНДА
Пенза өлкәсендәге Каменка шәһәрендә урнашкан ярты еллык элемтәчеләр курсын тәмамлап, хәрби һөнәр белән «коралланган» без солдат-сержантларны төрле хәрби округларга тарата башладылар. Мин калган ел ярым хезмәт срогын Украинада хезмәт итәчәкмен икән. Бу яңалыкны үзем белгәнче, күрше ротадан Түбән Кама районыннан татар егете, исеме Тәлгать иде ахыры, белеп алган. Килде дә: «Әйдә алышыйк әле, миңа Ленинградка, – ди бу. – Минем Украинада туганнар бар, шунда хезмәт итәсем килә...» Кайда хезмәт итсәм дә минем өчен барыбер. Алыштык. Мин Ленинградка – «Революция бишеге» булган шәһәргә горурланып китеп бардым. Бер катлылык... Ул Ленинград хәрби округы икән, «Су кушкан» булып чыкты якташым. Ә хәрби округ Мурманскига кадәр сузылып, тулаем Кола ярым утравын эченә ала. Ленинградта шулай да өч көн булдым. Частьтан чыгып урамында йөреп кердем, шуның белән герой шәһәр белән танышлык бетте...
Башта поезд тәрәзәсеннән Петрозаводск күренеп калды, аннан Кандалакша, Мончегорск... Ниһаять Пенозеро... Мурманскига әллә-ни ерак калмый... июнь ае, анда санда кар төшә. Сулдарак Аппатит шәһәре кала. Аннан финнәр белән чиккә ерак калмый. Ике ел элек кенә «А зори здесь тихие» киносын төшергән тау безнең частьтән ерак түгел икән. Частьтә күбесе Ленинградтан, калганы Донецк, йә Харьковтан хохоллар, молдаваннар да бар. Ни гаҗәп, иң беренче игътибар иткәнем: шул безнең Чатыртауга охшаган шәрә тау булды, аннан бармак башы кадәр бөҗәкләрнең тавышсыз баш очында очып йөрүе, өченчесе – часть территориясендә безнең мунча кадәр эре һәм аннан ваграк гранитка охшаган гаять күп шома ташларның таралып ятуы булды. «Стариклар» бераз андагы тормыш, табигать белән таныштырды: черкиләр, әле мошка дигәне күрсәтер күрмәгәнеңне, монысына гына түзәргә була дип «тынычландырдылар». Ә ташлар артык каты, вата торган түгел, аларны ватып чыгару турында сүз кузгата күрмә, монда инициатива – җәзага тиң, үз башыңа төшәчәк, – дип кисәттеләр. – Иртәнге зарядка урынына чыгып ваттырырлар. Болай да кыш озынына кар көрибез» – дип үгет-нәсыйхәт бирделәр. Бездәге мошкалар (вак чебен), андагы мошкалар белән чагыштырганда «тузганак мамыгы» гына икәнен соңрак аңладым. Үзәккә үтте алар. Чем каралар, катылар, әрсезләр, тешләкләр, берничек котыла торган түгел. Берничә секунд эчендә, кулны, битне кап-кара битлек, перчатка хәленә китереп сырып ала... аяк чорнавына кадәр керә. Ачык урыннарга мазь сөртеп куймый һич чыдарлык түгел. Противогаз киеп, фильтрын ычкындырсаң да шлангы аша керә, мөртәт. Бездәге кара туфрак урынына, анда ком. Яңгыр атналар буе яуса да, берничә минуттан яуган кебек тә булмый. Җил чыкса, ком бураны күтәрелә, кермәгән тишеге калмый. Мошкага каршы сыланган мазьга ком тузаны кунып, бер-береңә «кем әле син», танымас хәлгә киләсең... Ә алда очы күренмәгән ел ярымга сузылачак хезмәт срогы...
МӘ, ХАЛТУРЩИК
Кыш чыннан да карлы ул якларда. Заполярье үзе белән таныштыруны ел әйләнәсенә дәвам итте. Кышын туктаусыз кар ява кебек. Бер катлы штаб пластны чистартудан өелгән кардан карсакланып, күренмәс булды. Салкын коры көннәрдә, солдатлар иртәнге физзарядкага чыккалый. Кар яуганда көрәк кулларда, иртәнге физзарядка урынына кар көрәү. Кышның шул ягы бар. Төн озын, көн артык кыска. Әбәткә кергәндә якты, чыкканда караңгы төшеп килә. Шунда хезмәт итмәсәм мондый хәлгә ышанмас идем. Җәй көне киресенчә...
Штабтан килгән зур начальниклар алдында тезелеп пласта торганда салкын, шинель аша үтеп кереп үзенекен эшли. Җилсез көннәрдә берничә чакрымнан ике кешенең сөйләшеп баруын, спортзалда физрукның команда тавышы кебек ишетелүенә башта шаккатып йөрдем. Алар бит әллә кайда, ә монда гына сөйләшәләр кебек...
Пласта барыбыз да киез итектән. Штабтан килгән генерал бер солдатка килеп, итек аша салкын сизеләме дип, хәйләкәр сорау биреп кызыксынды. Молдован егете уйлап тормады, ничек бар шулай. «Сизелә, иптәш генерал!» Рота командиры майор Шевченконың тутыклы йөзе аклы-күкле булды. Төптән ак, очына көрәнләнебрәк барган кыска керфекләре зәңгәр күзе өстендә биеп алды. «Юк, сизелми дип әйтергә ярамый идеме инде», – дигәндер эченнән. Дивизионга кайткач казармада ротаны тезде дә:
– Кем олтан сала белә? Ике адым алга!
– ...!
– Кемнең олтан салганнарын күргәне бар?!
– Рөхсәт итегез, иптәш майор. Минем әти сала!
Шунда телне тыярга ярамаган идеме инде? Хәзер менә чиләнеп утыр. Бу хезмәтне әтидән өйрәнгән идем. Ул башлаган итекне, эштән кайтуына бетереп куя идем. Татарлык көчле...
– Выйти из строя! Остальным разойтись, – диде дә артыннан ияртеп каптеркага алып керде:
– Күрәсеңме менә боларны?
– Күрәм, итекләр!
– Менә шуларга олтан салырсың. Ниләр кирәк, сора!
– Ныклы җеп, иптәш майор. Ефәк җебе булса яхшы, ике яхшы без. Берсенең очы ыргаклы булуы кирәк, сумала...
– Менә сиңа бер кәтүк, безләрне прапорщик Мещенко бирер, булмаса үзең яса!
– Иптәш майор, олтанны кәтүк җебе белән салмыйлар. Ул бер көнгә дә чыдамый. Салсаң да бер кәтүк сыңар итеккә генә җитә. Иң яхшысы комбайн ремене. Дөресрәге, аның эчендәге ефәк җеп. Олтаны тузып бетә, җебе кала...
– Отставить, мин бернәрсә дә белмим. Приказны үтә!
– Есть, үтәргә!
Ай дигәндә утыз кешелек рота олтан салынган, калын табанлы итекле булды. Пластка тезелеп дивизионның өс киемнәрен чираттагы тикшерү вакытында, безнең рота командирыннан часть командиры канәгать калды. Башка роталардан аермалы буларак, безнең беренче рота пласта калын табанлы, җылы итекләрдән торды. Сакта да туңмый торачакларына басым ясады часть командиры, игътибар итеп. Миңа да рәхәт булып китте. Иптәшләр дә борылып күз кысып ала. Солдатларга игътибарлы булуы өчен, майор Шевченкога рәхмәт белдергәннәр. Миңа рота командиры Шевченко аны-моны әйтмәде, шулай да шәхси биткә «благодарность» язып куйган булган. Татар малае белән ваклашып торамы соң инде үзен бөек санаган кавем вәкиле? «Благодарность»ларны егерме сигезне язып куйган булган. Мин аны дембельгә киткәндә генә белдем. Үзе дә шәхси карточканы ачып минем белән саубуллашу алдыннан укып шаккатты. «Мием моның өчен баштан сыйпамаслар, соң булса да бер «шелтә» дә белдерим әле», – дип, бер шелтә язып куйды. Ни өчен дигәндә, мин мондый «рәхмәтләр» белән ике тапкыр кыска ялга кайтырга тиеш булганмын икән. Ә ул бирелмәде...
Итекләр пластан керүгә урынына каптеркага куела торды. Тикшерү вакытында кияр өчен генә тотылды ахыры алар. Калган вакытта икенчеләре киелде. Яз якынлаша башлагач, карт солдатлар без кайтып китәсе, киеп эшкә барыйк әле дип, прапорщиктан сорап алып, техника паркына барганнар.
Кайтып ишектән килеп керү белән. Итекләрне салганчы башта олтанны, аннан итекне миңа ыргыттылар:
– Халтурщик, ай буе салкыннан качып, итек ремонтлап, олтан салган булып яттың. Халтурщик… хитрый татарин.
АЛДАШМА, КИЛСЕН!
Өлкән лейтенант Җаботинский адашы һәм якташы авыр атлетика буенча дөнья һәм Олимпия чемпионы Леонид Жаботинскийдан аермалы буларак спорт белән бик шөгыльләнергә яратмады. Киресенчә, кыек көзгеләр патшалыгындагы кызлар кебек аның капма-каршысы иде. Күптән капитан дәрәҗәсе биреләсе булып та, һаман шул «пофигист»лыгы аркасында погонында өч кечкенә йолдыз тагып йөрисе итте. Ул хезмәте өчен алган хезмәт хакын, нефтьчеләрнең идарә җитәкчесе генә алгандыр. Аны атна-ун көндә җилгәреп бетерә. Аннан әҗәткә керә... Берничә тапкыр армиядән китәсе килеп, рапорт та язган. Мәскәү ни өчендер ризалык бирми суза килде. Бу бер караганда аның өчен яхшы да кебек. Аңардан артыгын таләп итүче юк. Ни өчен хезмәттән азат итмиләрдер, сәбәбен әйтеп бетерми иде. Алдына куйган бурычы гражданкага китү булды. Миңа ротаның посыльное хезмәте дә йөкләнелде. Рота командиры Шевченко еш кына өлкән лейтенантны өеннән чакырып килергә кушып, хәрби шәһәрчеккә җибәрә. Кайтып хәлне аңлатып бирәм. Бер баруымда, өлкән лейтенантыбыз аягын өстәлгә куйган, фуражкасын күзенә төшереп, сиртмәле караватта йоклап ята. Ишек бикле түгел. Тимер караватның сиртмәсе идәнгә тиям-тиям дип асылынган. Мине якташ дия иде. Казан Югары Хәрби артиллерия училищесын тәмамлаган, тыныч холыклы, озын буйлы, грузинга охшаган йөзле офицер иде ул. Ипләп кенә уятам:
– Иптәш өлкән лейтенант, сезне рота командиры чакыра!
Фуражкасын күтәрә төшеп карады да, кабат үз хәленә кайтарып:
– Син икәнсең, якташ. Бар әйт, өе бикле, шакыдым ачмады, диген.
Миңа нәрсә, кулны чигәгә куеп, честь бирдем дә, ул әйткәнне түкми-чәчми кайтып хәрбиләрчә җиткердем командирга.
– Син нәрсә минем колакка токмач элеп торасың? Шулай дип әйтергә куштымыни?
Анасын-атасын калдырмыйча әшәке сүгенеп:
– Аның ишегендә беркайчан да йозак булганы булмады... Бар әйт, бик тиз килсен... Нинди хәлдә булса да килсен!
Чыннан да менә җимереләм, менә таралам дип торган калтыр ишегендә йозак урынындагы зур тишек ыржаеп торганын ничек күрмәгәнмен? Аның аша бүлмә тәрәзәсеннән төшкән кояш нурлары подъездда, «куян» уйната икән бит. Шуңа да игътибар итмәгәнмен...
ТЫРЫШКАННАР – НАРЯДКА!
Җәй айлары кайда да күңелле чак. Армиядә ул тагын да үзенчәлекле. Заполярьеның җиләк-җимешкә байлыгын, анда хезмәт итмәсәм белмәс идем. Күк, кара, мүк җиләкләренең күплеген сөйләп кенә бетерә торган түгел. Бу җиләкләрдән башка үлән үсмидер кебек. Техника паркы өч метрлы такта койма белән уратып алынган. Аның артында урман, кәрлә каеннар, тәпәш наратлар... Ә алар астындагы әлеге җиләк-җимеш... Солдатны биек койма гына тоткарлап каламы? «Мә, кап» дип күз кысып торган җимешләр белән авыз итүгә җаен тапмыймы инде? Читтәрәк, билгеле бер урында берничә такта читкә кыйшая да солдат сыярлык кына тишек барлыкка килә. Анда Тукайдагыдан аермалы буларак «җир җиләк» урынына «күк җиләк тә кара җиләк»... Шунысы бар, җир җиләктән аермасы – мондагылары телне шомырт кебек каралталар. Сәгать теле әбәдкә якынлашканда сафка тезелү белән барлап чыгу командасы яңгырый:
– Барыгыз да бармы? Яхшы. Хәзер барыгыз да авызыгызны ачыгыз! Та-ак! Яхшы тырышканыгыз күренеп тора... Бүген, Сидоров, Андреев... һәм техниканы карау урынына җиләкләрне хуш күргән хәйләкәр эш батырлары – ашханәгә нарядка баса!
МАЙОР ЛОШАДЬ...
Частька килүнең икенче көнендә үк дивизия штабына кизүгә нарядка басарга туры килде. Икенче планетадан килгән кебек хис итәм. Командирларның йөзеннән күреп тану түгел, исем фамилияләрен дә белмим. Кем дивизион командиры да, кем штабныкы, ә кем частьнеке, замполитларны әйткән дә юк. Постларны алмашып, озак та тормадым тумбочкадагы телефон шалтырады. Армия кануннарына туры китереп, үзем белән таныштырдым. Элемтәнең теге башында командирларча калын тавыш, штаб начальнигы майор Горлевойны эзләп табып, телефон аша аңа шалтыратуын таләп итә. Мин постны тапшырган солдаттан әле ярый штаб командирының фамилиясен сорап калганмын. Ул көлемсерәп кенә әйткән иде...
Чыбыкның теге башында тагын теге калын тавыш:
– Син мине таныдыңмы солдат?
– Таныдым иптәш майор.
– Кем?
– Сез – штаб командиры майор Лошадь!..
– Фамилиягез ничек? Кайчаннан хезмәттә?
– Кичә частькә килеп, хезмәтне башладым.
– Минем фамилия Коник! Исеңдә калдыр, Ко-ник!
Имәндә икән чикләвек, ярый әле башкачарак атамаган теге мәнсез...
МИНЕ «КЫХ» ИТМӘ!
Ротада бердәнбер татар милләтеннән идем. Ленинградтан чакырылган урыс егетләре, «мин татар» дигәч, озак ышанмый йөрделәр. Алар уенча: татарлар кысык күзле, кара чәчле, кәкре аяклы, далада яшәүче кыргыйрак милләт икән. Менә үзләрен «бөекләр» рәтендә йөртеп, кино сәнгатендәге милләтләр дуслыгы җимешенең тормышыбыздагы дөрес чагылышы. Мин гел киресе. Аларның күзаллавына һич туры килмим икән. Башта әйдә берәр җөмлә әйтеп күрсәт дип, җөмлә әйттерделәр. Аннан тузга язмаган сораулар белән башны катырдылар. Ахырда синең русча исемең ничек була дип тинтерәтергә тотындылар. Мин аларга, синең татарча исемең ничек була соң дип, сорауга сорау белән кайтарып сорый башладым. Анысы аларга ошап бетмәде. Берсендә сездә татарларда «канлы үч» (кровьная месть) бар икән, дөресме шул, диләр? Башта көлеп кенә җавап бирергә уйлаган идем, ә нигә мин һаман акланырга тиеш соң әле дим: «Әйе, менә сез мине берәр нәрсә эшләтәсез икән, туганнарым сине барыбер эзләп табып «кых» итәчәкләр». Шул көнне генә миңа авыр сүз әйтеп, мине агач бүкәне белән чагыштырган, чандыр ленинградлы моны ишетеп калган ахыры. Узган көнне отбойдан соң, күн итеген миңа ыргыткан иде. Мин аны төнлә килеп «кых» итәм дигән идем. Иртән торырга команда яңгыраганчы бу миңа эндәшә. Тавышында кичәге «бөек» милләт вәкиле гаярьлеге сизелми иде:
– «Ахмет, а Ахмет, бүген төне буе сине көттем. «Кых» итәрсең дип курыктым. Сиңа яңадан тимим. Миңа да тимә яме...
– Ярар...
Безнең илдә милләтләр дуслыгы сәясәте ул чорда да матур шигарь генә булды, хәзерге чорда да ташка үлчим... Бу четерекле тема башка вакытка калсын...
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре

Комментарии