- 03.10.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №39 (1 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Еш кына балалар эч катудан зарлана. Баланың проблемасын өйдә дарулар һәм төрле үлән төнәтмәләре ярдәмендә генә хәл итәргә тырышкан әти-әниләр бар. Икенчеләре исә, авырту билгеләре сизелүгә, гастроэнтерологка йөгерә. Һәм табибка күренергә килгәннәре ота да.
Эч кату – бик четерекле мәсьәлә. Аның сәбәпләре, дәвалау ысуллары һәм булдырмау юллары турында безгә «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә кабул итүче югары категорияле педиатр Лилия Фагилевна Нетфуллова сөйләде.
Табиблар эч катуны органик һәм функциональ төрләргә бүлеп карый. Органик төре юан эчәктәге тайпылышлар белән бәйле, ягъни баланың тумыштан зур йомышын йомышлый алмавы белән характерлана. Тумыштан булмаган сәбәпләр дә эч катуга китерергә мөмкин. Мисал өчен, төрле шешләр, операциядән соң күзәтелә торган авыртулар. Бәхеткә, мондый төр эч кату еш күзәтелми һәм хирургия алымы катнашында дәвалана.
Менә функциональ характердагы хроник эч кату балаларда еш очрый. Бу чирдән интеккән баланы шунда ук аерырга мөмкин: ул кызып китүчәнгә әйләнә, сүлпән хәрәкәтләнә, укуда өлгерми башлый, аппетиты начарлана, йокысы бозыла. Күпчелек балалар, зур йомышны йомышлаганда була торган авыртудан куркып, көчәнергә теләмиләр, шулай итеп, хәлләрен тагын да катлауландыралар. Озак вакыт зур йомыш белән тышка чыга алмаган очракта эчтә җыелган масса үзеннән-үзе чыга башлый. Аңлашыла ки, бала уңайсыз хәлдә кала, яшьтәшләре тарафыннан көлке объектына әйләнә.
Хроник эч кату бала гадәткә кергән вакытта тышка чыкмаган очракта барлыкка килә ала. Бу аеруча балалар бакчасы яки мәктәпкә йөри торган балаларга кагыла. Кайбер балалар башкалар янында зур йомышын йомышларга ояла, бу исә үз чиратында эч катуга китерә.
Туклану шулай ук зур йогынты ясый. Монысын дөрес итеп әти-әниләр оештырырга тиеш. Еш кына табиблар шундый хәл белән очраша: әти-әниләр килә дә баланың эче катуны тиз арада дәвалый торган дару таләп итә. Андый дару әлегә уйлап табылмаган! Димәк, баласы турында уйлаган әти-әниләр үзләре профилактика чарасы үткәрергә, ягъни баланың туклануына һәм тышка чыгуына игътибар күрсәтергә тиеш.
Хроник эч кату була калган очракта нишләргә соң? Үзбелдекләнеп өйдә дәваланырга тырышырга кирәкми. Нәтиҗәсе тагын да аянычрак булырга мөмкин. Иң яхшысы – гастроэнтерологка күренү. Ничек тизрәк мөрәҗәгать итсәң, шулкадәр тизрәк дәваланасың. Белгечләрнең дөрес күрсәтмәләрен үтәү генә «эч кату» дигән сүзне онытырга ярдәм итәчәк.
Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64. Үзәктә югары категорияле педиатр Лилия Фагилевна Нетфуллова кабул итә.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Язма реклама хокукында бирелә.

Комментарии