- 06.04.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бүгенге заманда УЗИның тормышыбыздагы ролен аңламаучылар юктыр. Ультратавыш ярдәмендә тикшерү – бик күп чирләрне ачыклауда нәтиҗәле алым ул. Өстәвенә, организм өчен зарары да юк (әйтик, рентген ясаткандагы кебек нурланыш алмыйсың), шуңа күрә аны ясату сан ягыннан чикләнми.
Шулай да УЗИны елына ничә тапкыр ясатырга соң? Ул нинди чирләрне ачыкларга ярдәм итә? Бу хакта «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең УЗИ табибы Роза АЛИЕВА белән сөйләштек.
– Роза Шамилевна, УЗИ кайсы органнарны «күрә»?
– УЗИ күпне «күрә». Аның ярдәмендә аяк һәм муен кан тамырларын, калкансыман бизне һәм сөт бизләрен, бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак, бөер һәм бөер өстен, лимфа төеннәрен тикшертергә була. Моннан тыш УЗИ ана карынындагы яралгыны, йомшак тукымаларны, буыннарны тоташтыра торган ярыларны, ир-атларның һәм хатын-кызларның җенес органнарын тикшергәндә дә нәтиҗәле чара булып тора.
– УЗИны нинди даимилектә ясатырга кирәк?
– Нинди генә авыру булмасын – башлангыч чорында ачыкласаң, ул тизрәк дәвалана. УЗИ менә шул башлангыч чорда ачыклау өчен кирәк тә инде. Берничә органны тикшерә торган комплекслы УЗИ диагностикасы бар, ул үз эченә калкансыман һәм сөт бизләрен, корсак куышлыгы органнарын (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе һәм талак), бөерне һәм кече оча сөяге органнарын тикшерүне ала. УЗИ бу органнарда берәр төрле үзгәреш юкмы икәнлеген күрсәтә.
– УЗИның нинди органнарны «күрүен» әйттегез, ә бу алым нинди чирләрне ачыкларга ярдәм итә?
– Мисал өчен, бавырны УЗИ ярдәмендә тикшергәндә кискен һәм хроник гепатит, цирроз, гепатозның бер төре булган май инфильтрациясе, төрле шешләрне ачыкларга мөмкин. Бөерне тикшерткәндә – таш, абсцесс, кискен пиелонефрит, төрле шешләр һәм башка чирләр, мәни бизен тикшерткәндә кискен һәм хроник простатит, аденома, рак ачыклана. Йөрәкне тикшергәндә миокардит, эндокардит, перикардит, гипертрофия, миокард инфарктыннан соң катлауланулар, төрле шешләр, тромблар, үпкә гипертензиясе «күренә». Сөт бизләрен тикшергәндә дә яман һәм яман булмаган шешләр күренә. Кайбер мәгълүматлар буенча, рентген маммографиясе 40 яшькә кадәрге хатын-кызлардагы шешләрнең 40 процентын күреп бетерми икән, ә менә УЗИ «күрә».
– Ә УЗИга ничек дөрес итеп әзерләнергә?
– Нинди органны тикшертүгә карап, әзерлек тә төрлечә була. Әйтик, корсак куышлыгы органнарын тикшертергә ач карынга баралар (соңгы тапкыр ашаганнан соң 10-12 сәгать үткән булырга тиеш). Эчәклектә газ җыелып интектерсә, өч көн диета тотарга, ягъни чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, кара ипи, сөт продуктлары, кузаклыларны ашамый торырга киңәш ителә. Сидек куыгын тикшертергә барганда, орган тулы булырга (300 – 350 миллилитр сыеклык) тиеш. Сөт бизләрен күрем циклының беренче 10 көнендә тикшертергә киңәш ителә.
Шуны да әйтергә кирәк: барлык шешләр дә диярлек башлангыч чорында үзен белгертми. Ләкин диаметры берничә миллиметр гына булган яман шеш ике-өч ел эчендә бөерне тулысынча «ашарга» мөмкин. Шуңа күрә, авыру билгеләре булмаса да, УЗИда тикшеренгәләп торырга кирәк.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә заманча УЗИ җайланмасы бар. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии