- 08.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Аяк тырнагының тирегә кереп үсүе танышмы сезгә? Хәтта әлеге авырту белән турыдан-туры очрашканы булмаганнар да аның нинди кыенлыклар тудыруын чамалый булыр. Тырнак, формасын үзгәртеп, тире эченә кереп үсә, нәтиҗәдә бармак кызара, шешә, өстәвенә, йөргәндә дә авырлыклар китереп чыгара. Ә берзаман аяк киеме кию дә газапка әйләнә.
Чир белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы – аны булдырмый калу, билгеле. Тырнак тиешенчә генә үссен, кирәкмәгән җиргә «кермәсен» өчен табиблар менә бу киңәшләргә колак салырга куша:
– тырнакны кыска итеп кисәм, дип, бик эчкә кереп китмәгез. Болай эшләгәндә кыска итеп киселгән тырнак янындагы тире үсә дә, тырнак аның эченә кереп үсәргә «мәҗбүр була». Тырнакларны квадрат формасында, ике башын бераз гына түгәрәкләп кисәргә кирәк, ди белгечләр.
– аяк киемен сайлаганда игътибарлы булыгыз, башы кысып торганнарына борылып та карамагыз. Аяк киемен киеп куйгач, бармакларны селкетеп булсын, алар өсте-өстенә менеп тормасын. 10 сантиметрдан биегрәк булган үкчә дә тырнакның дөрес үсмәвенә сәбәпче булырга мөмкин, чөнки бу очракта бөтен авырлык бармакларга төшә, алар гел киеренке хәлдә булганлыктан, нык кысыла, өсте-өстенә менә.
– гөмбәчек шулай ук тырнакның структурасы бозылуга һәм дөрес үсмәвенә китерергә мөмкин.
Шулай да саклану чараларына игътибар итмәдең һәм тырнак тирегә кереп үсте ди – бу очракта нишләргә? Әлбәттә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә. Үзбелдекләнеп дәваланырга маташу кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Гомумән, тырнакның дөрес итеп үсмәвенә бармак аша гына карарга ярамый. Вакытында игътибар итмәсәң, тырнак янындагы тире шешәргә, соңрак ул шеш үлекләргә, канарга, зәңгәрсу-кызгылт төскә керергә дә мөмкин. Аңлашыла инде, тукмак хәтле булып шешкән бармак белән аяк киеме кию дә кыенлаша.
Авыртудан котылып була. Мондый мөмкинлекне «Казан клиникасы» бирә. Тирегә кереп үскән тырнакны, бармакның шул өлешенә анестезия ясап, кисеп алалар, тырнакны дөрес формага кертәләр. Операциядән соң 5-7 көн эчендә бармак үз хәленә кайта. Кайбер очракта тырнакны тулысынча алырга туры килә, тик алай булганда да 10 көн дигәндә барысы да үз хәленә кайтачак, 3-4 атна дигәндә тырнак яңадан үсәчәк, ди белгечләр.
Дөрес үсмәгән тырнакны радиодулкынлы ысул белән дә алырга мөмкин. Мондый операция күп дигәндә 10-20 минут вакытны ала. Дөрес үсмәгән тырнактан лазерь ярдәмендә дә котылырга була. Әлеге ысул белән эшләгәндә инфекция керер яки башка катлаулыклар килеп чыгар дип куркырга да кирәкми.
Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64. Клиникада югары квалификацияле белгечләр – ультратавыш диагностикасы табибы Екатерина Павловна Капустина, кан тамырлары хирургы Айдар Марсович Әхмәтҗанов, хирург-флеболог Мансур Исхакович Шакиров кабул итә.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии