- 09.02.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гирудотерапия, ягъни сөлек белән дәвалау моннан өч мең ел элек барлыкка килгән. Гиппократ, Гален, Әбүгалисина, авыруларының хәлен җиңеләйтү өчен, сөлек сала торган булганнар. Мисыр фиргавеннәре дә шул ысул белән дәваланган. Бүгенге заман медицинасында да сөлек белән дәвалау киң кулланыла.
Кечкенә генә сөлек нинди авырулардан дәва соң? Ә нинди очракта сөлек салдырырга ярамый? Бу һәм башка сорауларны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге табибы, невролог Илмира Титовага бирдек. Аның сүзләренчә, сөлекнең 400ләп төре билгеле. Ләкин медицинада «медицина сөлеге» дип атала торганы, аның да «дәвалау сөлеге» һәм «аптека сөлеге» дигән төрләре генә кулланыла.
– Гирудотерапия, ягъни сөлек салу ничек башкарыла, сөйләп китсәгез иде.
– Беренче эш итеп авыру кеше организмын тикшертергә тиеш. Әзер анализлар буенча гирудотерапевт авыруның тәненә сөлек куелачак нокталарны билгели. Бер тапкыр куйганда 5-7 сөлек куела. Күпләр, сөлек авырттырып тешли, дип уйлый, тик аның тешләве черкинеке кебек кенә. Ул тирене үзе кирәк дип санаган кадәр тешли һәм канга селәгәен агыза башлый. Файдалы матдәләрне кертеп бетергәч, канны суыра, шул рәвешле кан әйләнешен яхшырта. Бер сеанс вакытында кеше күп дигәндә 15 миллилитр кан югалта – бу якынча өч чәй кашыгы дигән сүз. Гадәттә, гирудотерапия процессы бер сәгатькә якын бара. Сөлек «эше»ннән үзе белеп туктый. Сөлекне алгач та, ул тешләгән җирдән берникадәр вакыт кан саркып торачак. Куркырга кирәкми – шулай булырга тиеш тә.
– Сөлек нинди чирләрдән дәва соң?
– Сөлекнең күпме чирдән дәва булуын күпләр күз алдына да китерми! Саный китсәң, шактый алар:
– тире авырулары (фурункулез, карбункулез, склеродермия, пеләшләнү, экзема, псориаз, пиодермия);
– хатын-кыз авырулары (күрем циклы бозылу, кече оча сөяге органнары чирләре, аденомиоз, аналык муенсасы эрозиясе, мастопатия, күкәйлектә су тулы шеш барлыкка килү, балага уза алмау);
– урология (бөер чирләре, хроник простатит, мәни бизе аденомасы, ирләрнең нәсел калдыра алмавы);
– кардиология (ишемия, гипертония, миокард инфаркты, кан әйләнеше тиешле күләмдә булмау, миокардит);
– кан тамыры авырулары (тромбоз, тромбофлебит, варикоз), трофик язва;
– проктология (геморрой);
– борын, тамак, колак авырулары (отит, ишетү нервларының кискен невриты, хроник каты колаклык, колак шаулау);
– неврология (неврит, парез, остеохондроз һ.б.);
– ревматология (ревматизм, ревматоидлы артрит);
– матдәләр алмашы бозылу (симерү, подагра, диатез);
– һәм күп кенә башка авырулар.
– Ә нинди очракта сөлек салдырырга ярамый?
– Кан начар оеша торган булса (гемофилия), яман шеш, анемия, түбән кан басымы, психик авырулар, өянәк булганда, йөклелек чорында сөлек салдыру киңәш ителми.
– Сөлек – суда яши торган бөҗәк, дип беләбез. Ә дәвалау өчен сөлекләрне кайда үстерәләр?
– Аларны махсус лабораторияләрдә үрчетәләр. Бер сөлекне бер тапкыр гына кулланырга ярый, аннан соң юк итәргә кирәк. Бүген сөлек салучылар күбәеп китте. Ләкин сөлекне белер-белмәс салып, сәламәтлеккә зыян да китерергә мөмкин. Шуңа күрә гирудотерапияне лицензиясе булган клиникаларда табиб кына башкарырга тиеш.
Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии