- 10.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №06 (7 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
«Әле генә кулымда иде бит, кая куйдым соң?», «И-и, моны эшләрмен дигән идем дә, оныттым бит!», «Туктале, мин кичә ниләр эшләдем әле?» – бу сорауларның берсен генә булса да үз-үзебезгә биреп куйгалыйбыз. Аннары, хәтернең рәте китте әле, дип көлгән булабыз да кул селтибез. Кем белән булмый, янәсе. Ә иртәгә хәтер тагын да начарая, аннары – тагын, тагын…
Шундый көн килеп җитә: кеше хәтере начараюның гадәти хәл генә түгел, бик җитди чирнең башы булуын аңлап ала һәм табибка килә. «Ярдәм итегез, хәтеремдә бернәрсә дә тормый бит!» – неврологлар иң еш ишетә торган зарларның берсе бу. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәге белгечләре белән аралашып, хәтер югалуның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.
Хәтер баш мие эшчәнлегенә бәйле. Башта вак-төяк әйберләр онытыла башлый, игътибарсызлык барлыкка килә, фикерне туплап булмый. Баш миен «эшләтмәсәң» һәм вакытында дәваланмасаң, хәтер көннән-көн начарая бара. Кеше вакыйгаларны, эшлисе эшләрен, барасы җирен оныта башлый. Аннары – балаларының, оныкларының исемен, иртән нәрсә ашаганын һәм, гомумән, ашаганмы-юкмы икәнлеген… Баш җәрәхәте, югары кан басымы, атеросклероз, умыртка баганасының муен өлешендәге авыртулар, остеохондроз да хәтер начараюда сәбәпче булырга мөмкин.
Хәтер начараюның беренче билгеләрен сизүгә, баш миен эшләтергә, төрле күнекмәләр ясарга кирәк. Мәсәлән, кроссвордлар чишү, яттан шигырь өйрәнү ярдәм итә. Әгәр болар булышмаса, кичекмәстән неврологка күренергә кирәк.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгендә югары квалификацияле табиблар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары эшли. Авыру килүгә, алар чирнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклый һәм шуңа бәйле рәвештә дәвалау методикасын билгели. Хәтере начарайган кешегә кан тамырына кертелә торган препаратлардан капельница, озон яки энә терапиясе, сөлек салу, остеопатия, массаж, кайвакыт физиотерапия билгелиләр. Вакытында һәм комплекслы дәваланганда гына чирне җиңеп була. Ә тиешле процедураны алганнан соң, шунда ук кайнар чәй эчеп, ял итеп алырга да мөмкин. Шуннан соң көнендә үк өегезгә кайтып китәсез – үзәктә ятып дәваланасы түгел.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»нең шушы санын алып килеп күрсәтүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии