Сөлек – мең чирдән дәва!

Сөлек – мең чирдән дәва!

Гирудотерапия ( белән дәвалау) хакында табиб булып эшләүче апамнан кечкенә вакытта ук ишеткәнем бар иде. Казанда ярдәмендә бик күп авырулардан дәвалаучы халык табибы Алмаз ЗАРИПОВ барлыгын белгәч, аның белән күрешеп сөйләштем.

270 ТЕШЛЕ, 5 ПАР КҮЗЛЕ

Әйе, әйе! Нәкъ менә 270 теше, 5 пар күзе була икән сөлекнең! Кешенең тәненнән кан суырганда да, алар башка җан ияләре кебек түгел, ә «мерседес» билгесе ясап, тәнгә ябыша. Сөлекләр кеше тәнендә 1-1,5 сәгать утырырга мөмкин. Кайбер очракта «ялкау» сөлекләр дә очрый икән. Алар 20 минутлап кеше канын суырганнан соң, йокыга тала.

Илебезнең Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләре белән чагыштырганда, Казанда сөлек белән дәвалау киң таралмаган дип беләм. Сез дәвалау өчен нинди сөлекләр кулланасыз һәм аларны кайдан аласыз?

– Сөлек салу ата-бабаларыбыз заманында киң кулланылган дәвалану чарасы була. Әмма химия тармагы алга киткәннән соң, халык дарулар белән дәваланырга кереште. Үләннәр, халык медицинасы читтәрәк калды. Хәзер исә элеккеге ысуллар кире кайта. Казанда да сөлек салдыручылар арта бара.

Сөлекләрне табу хәзер чишелмәслек мәсьәлә түгел. Даруханәләрдә дә сатып алырга була. Аларны махсус био-фабрикаларда үстерәләр. Дөрес, шалтыратып, тәкъдим итүчеләр дә шактый. Әмма андыйлардан алмаска тырышам, минем өчен сыйфат беренче урында. Бер кулланган сөлекләрне, сырага яки тозлы суга салып торсаң, алар суырган каннарын кире чыгара. Алдап акча эшләүчеләр шундый сөлекләрне дә сатарга мөмкин бит.

Даруханәләрдә сөлекнең берсе 60-70 сум тора. Алар табиб язуыннан башка гына сатыла. Шуңа да белгеч белән киңәшмичә, сөлек сатып алып, үзләре куйган очраклар бар. Әмма бу куркыныч! Белмәгән эшкә тотынырга бөтенләй ярамый. Аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ә тук сөлекләрне нишләтәсез?

– Сөлекнең гомере 1-2 ел. Ач килеш ул 6 ай, хәтта 1 ел да яши ала. Курс дәвамында кешегә якынча 30дан алып, 50гә кадәр сөлек куярга мөмкин. Әгәр көнгә берничә дәваланучы булуын исәпләсәк, бу бик күп. Шуңа да мин аларны бер генә тапкыр кулланам. Аннан соң аларны «йоклатам».

Гадәттә, нинди сөлекләрне кулланасыз?

– Табигатьтә сөлекләрнең 400дән артык төре бар. Әмма аларның барысын да кулланып булмый. Сөлек салуда ике төре генә кулланыла: медицина сөлекләре һәм дәвалаучы сөлекләр.

ДӘВАЛАМАГАН АВЫРУЫ ЮК!

­– Халык телендә, сөлек кешенең тәненнән пычрак канны эчә, дигән сүз йөри. Сөлекнең селәгәе дәвалау үзенчәлегенә ия дип ишеткәнем бар. Моның кайсы дөрес?

– Сөлекләрне «тере барометр» дип йөртәләр. Әле сөлекләр белән эшли генә башлаганда, моңа әллә ни игътибар бирмәгән идем. Тәҗрибә туплаган саен бу җан ияләренең кешенең энергетикасына да, кәефенә дә сизгер икәнен тоя башладым. Шундый акыллы җан иясе ничек итеп пычрак канны эчсен ди!? Дөрестән дә, аның селәгәендә кеше организмындагы авыруларны дәвалауга сәләтле 120дән артык фермент матдә бар. Сөлекнең дәвалау сәләте шуннан гыйбарәт.

Нинди яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә?

– Күбесенчә олы яшьтәгеләр сөлек салдыра. 38 яшьлекләрнең дә мөрәҗәгать иткәннәре бар. Яшьләр бу ысулны бик белеп бетерми, ә әби-бабайлар яшь чагыннан бирле кулланган. Бәлки, шуңа да өлкәннәр күбрәк сөлек салдырадыр.

Үземнең әниемнең дә аяклары авырта иде. Әмма ул сөлектән курка, көч-хәл белән дәваладым.

Сөлек ярдәмендә нинди авыруларны дәвалап була?

– Әгәр тарихка күз салсак, сөлек ярдәмендә дәвалану бик ерак гасырларга барып тоташа. Әйтик, Мисыр патшабикәсе Клеопатра Юлий Цезарьгә кияүгә чыккач, озак вакытлар балага уза алмый интегә. Аның дәваланмаган чарасы, бармаган табибы калмый. Шуннан соң Клеопатрага Клеоман исемле табиб берничә сеанс сөлек сала. Патшабикә балага уза… Бу бер генә мисал.

Матур күренергә теләгән кызлар, бала табарга әзерләнгәндә, колак артларына сөлек салдыра торган булганнар. Болай эшләгәндә, кешенең бите алсуланып, матур булып тора. Урта гасырларда бирән чирен сөлек ярдәмендә дәвалаулары билгеле.

Хәзерге заманда сөлек ярдәмендә дәваларга мөмкин булган авырулар исемлеге бик зур. Аны язып бетереп булмас иде. Мисал өчен, йөрәк-кан тамырлары авырулары, ревматизм, ашкайнату системасы белән бәйле авырулар, урология, тире авырулары һ.б. Йөрәк, кан әйләнеше системасына ярдәме әйтеп бетергесез зур.

Йогышлы авыруларны дәвалап буламы?

– Кызганыч, әмма йогышлы авыруларны сөлек ярдәмендә дәвалап булмый. Лабораторияләрдә тикшергәннәр: сөлек организмына ВИЧ, Себер язвасы кебек йогышлы вируслар керткәннәр. 10-12 сәгать эчендә вирусның сөлектә эзе дә калмаган! Үзендә булган ферментлар ярдәмендә йогышлы авыруларны юк иткән ул. Әмма әлегә кешене СПИД, ВИЧ кебек замана авыруларыннан сөлекләрнең дәвалау очраклары билгеле түгел.

Үзегездә дәваланучылар арасында нинди авыруларны җиңгән кешеләр бар?

– Мин бу эшкә 1998 елда, клиник үлем кичергәннән соң тотындым. Шул гомер эчендә авырулардан котылган клиентларым шактый. Озак вакыт бәби алып кайта алмаган ханымнарның балага узганын беләм. Битен бетчә баскан бер ирне дәвалаганымны хәтерлим. Кешенең йөзе, гадәттә, ашкайнату системасы дөрес эшләмәсә, яки калкансыман бизнең функциясе дөрес үтәлмәгәндә бозыла. Ә сөлекләр бу авыруларны 5-6 сеанс эчендә дәвалый. Әле күптән түгел күршедә яшәүче бер бабай аякларым авырта, йөри алмыйм, дип зарланып торган иде. 6 сеанс сөлек салганнан соң, йөгереп йөри башлады! Чөнки сөлекнең селәгәендәге ферментлар кан әйләнешен яхшырта.

Пешекче булып эшләүче бер ханым миндә дәваланды. Беренче тапкыр янына килгәндә, сул кулын рәтләп селкетә дә алмый иде, сызлауга зарланды. 2-3 тапкыр сөлек салдырганнан соң, авыруы юып алган кебек, кулы авыртмый да, селкетә дә ала.

Иң зур җиңүемнең берсе – гангрена авыруын дәваладым. Бер абзыйның аягында иде ул. Хәзер хәлләре яхшы дип беләм.

Эчкечелектән сөлек ярдәмендә котылып буламы?

– Кеше ни өчен спиртлы эчемлекләр куллана? Чөнки аның организмына серотонин дигән матдә җитешми. Аны халыкта «бәхет гормоны» дип тә йөртәләр. Сөлек селәгәендә әлеге матдә дә бар. Мин эчкечелектән дәваларга дип мөрәҗәгать итүчеләрдән сорыйм: «Сезнең үзегезнең аракы кулланмаска теләгегез бармы? Эчүегезне ташлый аласызмы?» Әгәр кеше чын күңеле белән бу авырудан котылырга тели икән, мин аңа, әлбәттә, ярдәм итәчәкмен. Әмма бу авыруның психологик ягы да бар бит әле. Сөлек ул канны чистарта, профилактика буларак кулланыла. Ә аракыдан арыну – кешенең аңында, күңелендә булырга тиеш! Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була.

Нинди авыруларны дәваларга алынмыйсыз? Гомумән, сөлек салдыру нинди кешеләргә медицина тарафыннан тыела?

– Яман шеш белән авыручыларны дәваларга алынганым булмады, чөнки андый чирлеләргә сөлек салдыру килешмәскә мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, онкологик авыруны сөлек салдыру дәваларга да, киресенчә, көчәйтергә дә мөмкин.

Авырлы хатын-кызларга, кан оешмаганда, онкологик авыруларга сөлек салу тыела. Кайбер кешенең организмы «каршы килергә» мөмкин.

Сөлек салдыручыга аерым таләпләр бармы?

– Әйткәнемчә, сөлекләр бик сизгер. Канда аерым нәрсә булса, шунда ук тоялар. Әйтик, сөлек салдыру алдыннан бер тәүлек чамасы кофе, спиртлы эчемлекләрдән тыелып торырга кирәк. Шулай ук сөлекләр кеше тәнендәге аерым исләрне яратмый. Хушбуй сибенмәскә, төрле кремнар кулланмаска, исле гельләр белән юынмаска кирәк.

Ашау, туклану мәсьәләсенә килгәндә, ризык аксымга бай булырга тиеш. Сөлек салдыру алдыннан шикәрләп чәй эчү зарур.

Сөлек салдыруның аерым сезоны, вакыты бармы?

– Миңа күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Аларның авырулары да, дәваланырга вакытлары да шактый. Шуңа сөлекләр белән кичке тугызларга кадәр эшне бетерергә тырышам. Чөнки сөлек – табигате буенча көндез аулый торган җан иясе. Тугыздан соң алар йокыга да талырга мөмкин. Ә сезонга килгәндә, җәй көне эшләве кыенрак. Һава температурасы югары булганлыктан, сөлекләргә дә канны чистарту авыр. Ә башка ел фасылларында профилактика өчен сөлек салдыру да файдага гына.

Сөлек салганнан соң, кешедә начар тәэсир булырга мөмкинме?

– Берсендә миңа бер ханым шалтырата. «Башка гомеремдә дә сөлек салдырмыйм, ул миңа инфекция кертте», ди. Мин аннан, тәфсилләп, тәнендә нинди билгеләр булуын сорадым. Сөлек салганнан соң кычыту (ни дисәң дә, сөлек тәнне тешли–Л.Л.), шешенү, температура күтәрелү, кызару еш күзәтелә. Әлеге ханымда да шундый билгеләр иде. Тик бу табиб янына барырга дигән сүз түгел әле. Ике-өч көндә барысы да юкка чыга, шул исәптән авыруларыгыз да.

Менә шундый зур дәвалау көченә ия икән бу кечкенә генә җан ияләре!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Сөлек – мең чирдән ! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии