- 12.09.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №37 (13 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бәрәңгеләр алынды, яшелчәләр базга, өйастына салынды, бакчаларны кышка әзерләү башланды. Авыл «фитнесы»ның нәтиҗәсе: күпләр, аркам яки билем авырта, дип зарланып йөри башлады, кайберәүләр, авыртуга чыдый алмыйча, урынга ук егылды.
Үзе үтәр әле, дип авыртуга түзеп йөргән арада, аның инде бүсергә әйләнеп куйган булуы да ихтимал. Умыртка-ара диск бүсере – терәк-хәрәкәт аппаратына яный торган иң җитди чирләрнең берсе. Белгечләр әйтүенчә, бүген һәр ике кешенең берсендә теге яки бу формадагы бүсер очрый. Әлеге чир аеруча 30-50 яшьтәгеләрне «ярата». Беренче билгеләрен тоюга табибка күренү авыртуны башлангыч чорында ачыкларга, димәк, аның белән көрәшүне дә вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Нинди авырту билгеләре сизгәндә, кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итәргә соң? Умырткалыкта авырту тою, аның башка, аякка, кулга, җенес органнарына төшүе, тәннең оюы, еш кына «каз тәне» чыгу, баш әйләнү сизелгәндә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Кайвакыт авырту шундый дәрәҗәгә җитәргә мөмкин ки, кешенең теш чистарту, ботинка бавын бәйләү, идән юу, бакчада эшләү кебек көндәлек эшләрне дә башкара алмый башлавы ихтимал.
Умыртка сөякләре арасындагы диск бүсерен дәвалауда үзен яхшы яктан таныткан неврология һәм ортопедия үзәге «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ»да дәвалау алымнары буларак рефлексотерапия (энә белән дәвалау), фармакопунктура (берничә төр алымны берләштерә), озон терапиясе, дәвалау «блокадасы», кан тамырына һәм мускулга дару препараты кертү, остеопатия, мануаль терапия, массаж, дәвалау физкультурасы да кулланыла. Авыруга психолог консультациясе дә күрсәтелә.
Табиблар 6-12 айга бер тапкыр даими рәвештә неврологка күренеп торырга куша. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгендә дәвалау физкультурасы курсы ахырында белгечләр нәкъ менә сезнең организм өчен яраклаштырылган күнегүләр җыелмасын тәкъдим итәчәк. Биредә баш табиб, медицина фәннәре кандидаты, невролог, гирудотерапевт Диләрә Рәхимовна Шаһиева кабул итә. Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
Сөмбел СӘЙФИ
Реклама хокукында

Комментарии