- 12.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яшь вакытта сәламәтлек турында уйлап караучы юк. Яшь барган саен, ул үзенең кирәклеген еш искә төшерә башлый. Тиктомалдан бер җир чәнчеп ала, хәл китә, баш әйләнә, буыннар сиздерә… Авырмыйча, озын гомер иткән кешеләргә күпләребез кызыгып карый торгандыр. Бер тапкыр да табибка бармыйча туксан, йөз яшькә җиткән кешеләрне телевизордан күреп, тел шартлатабыз. Ничек шулай яшәп була, ничек тукланалар, физик эш эшлиләрме, дип кызыксынабыз. Әле шундыйларны берничә көн элек кенә күрсәтеп алдылар. Иң өлкән дигәненә 127 яшь икән. Аңа иң өлкән гомер итүче статусы бирелүе турында аерым сертификат тапшырылды. Ул Кабардино-Балкариянең таулы Бансан районында яшәүче Нана Шаова. Аңа кадәр Русиянең иң өлкән кешесе исемен Хаҗитархан (Әстерхан) өлкәсендә яшәгән 121 яшьлек Тәнзилә Бисәмбиева йөртә иде. Хәзер дә исән. Ә ил тарихында иң озын гомер иткән кеше Ширали Мөслимов (1805-1973) санала. Ул 168 яшьтә дөньядан китә. 136 яшендә өченче тапкыр 57 яшьлек Ханум исемле хатынга өйләнеп, күпмедер вакыттан соң кызлары туа. 150 ел чабан булып эшли (сарык көтә). Көтү артыннан көненә егермешәр чакрым юл үтә торган була. Аның баш өстендә, тизрәк-тизрәк, дип, башлыгы ашыктырып тормаган, нервысын бетермәгән шул. Стресслар гомер кыскартучы факторларның берсе. Ә ул хәзерге кешене адым саен сагалап кына тора. Аксакалның яраткан сүзе: «Һәрвакыт эшләргә кирәк, бәйрәм итү ялкауландыра, ялкаулык үлемгә илтә». Төп ризыклары: җиләк-җимеш, яшелчә, яшь сыр, бал булган, чишмә суы гына эчкән (рационнарында ит ризыклары юк диярлек)… Бездәге чишмәләрнең суын кайнатмыйча эчеп кара, хәзер гепатит эләктерерсең… Андагы чиста тау һавасын әйткән дә юк. Озак яшәүчеләр исемлеген тагын да сузарга булыр иде. Хикмәт шунда, аларның барысы да диярлек Кавказ дәүләтләрендә – Азербайҗан, Грузия, Чечня, Адыгей, Абхазия… кебек таулы районнарда яшәүчеләр икәнен күрәбез. Боларның берсе дә үз гомерендә фастфут һәм газлы сулар эчеп карамаган. Димәк, озак яшәүнең беренче алшарты булып чиста экологик мохит тора түгелме соң? Хәзерге заманда, глобальләштерү сәясәте алып барылган илләрдә яшәгән халыкларга мондый озын гомер итү хыял гына булып калырга мөмкин. Экологик пычранулар, нерв киеренкелеге, ризыкларга күпләп кушылган консервантлар, буяулар, стабилизаторлар, антиоксидантлар, куерткычлар, күбек утырткычлар, глутаматлар, формальдегидлар һәм башкалар… Аларны ашап йөреп, кеше сәламәт була аламыни инде? Бүген генә кибеттән тышына юридик адресы: Татарстан, Актаныш районы, Әнәк авылы, Агросила ААҖ Чаллы – МКП; фактик адресы: Тукай муниципаль районы, Шельбаш авыл җирлеге, дип язылган сосискалар алып кердем. Андый ризыкка исем китми. Ашаганым да юк иде. Тик тышына: кош итеннән ясалган сосискалар «Мусульманские». хәләл, суытылган дип язылган маркетинг язуы җәлеп итте. Үземчә, каршылыкка килеп булса да, мөселманча булгач, анда ярамаган кушылмалар булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Бройлер тавыкларын да, минем уйлавымча, һәрберсен шәригать кануннарына туры китереп, Аллаһы әкбәр әйтеп чалырга тиешләр! Хәләл ризык өлкәсендә матбугатта ыгы-зыгы күп булды. Ахырына кадәр барып чыгучы гына булмады кебек. Ярый, әлеге алып кайткан сосисканың составына, андагы кушылмаларга күз салыйк. Күзгә ташланганы – механик юл белән туралган (механическая обвалка) бройлер-чебеш ите. Димәк, машина белән тутырма өчен әвәләп әзерләнгән ит ризыгы эчендә сөяге дә, аз-маз канат-каурыйлары да «иткә» әйләнмәгәндер дип, кистереп кенә тәгаенләп булмый. Мондый ризыкларны алган очракта да кул белән әвәләгән (ручной обвалки) дип язылганнарын алырга тырышырга кирәк икәнен дә беләм. Ни дисәң дә кул белән әвәләгән ит ризыгында сөяк, кимерчәк, сеңер булмый диярлек. Аның ите хәләл булгач, тире эмульсиясе дә хәләл буладыр бит инде. Тиресенең дә кабатлап хәләл икәнен искәртү кирәкмидер, ә искәрткәннәр. Аннан килеп, халык теленә кергән популяр кушылмалар – «Е»ларга тукталыйк. Е-535 – антислеживающий агент (нитрат тозы) – бу кушылма бүгенге көндә тулысы белән тикшерү үтеп бетмәгән. Шуңа күрә Русия белән Украинада тыелган санала. Е-250 – консервант, аны ризыкның гомерен, ягъни куллану вакытын озынайту өчен кулланалар. Бу кушылма булган ризыкларны диетик, натураль, саф, чиста ризык дип атарга яки балаларга ашарга ярый дип язарга ярамый. СанПиНнең 2.3.2.002-03 номерлы «Азык ризыкларына кушылмалар куллану буенча таләпләре»ендә тыелган ул. Е-450 – әлеге кушылма куркынычлардан санала һәм ул еш ашаганда ашказаны һәм эчәк эшчәнлеге бозылуга китерә. Күп кешедә эч китү барлыкка килә. Бавыр һәм бөердә төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге кушылманы кибеттән алынган кайнатмаларда, джемнарда, куертылган сөттә (сгущенное молоко) очратырга мөмкин. Е-412, Е-415 – бу стабилизаторларның исемнәре камедьлар: гуаровый, гуммиарабик; аларны ашамлыкның рәвешен тоту һәм озак саклану өчен кушалар. Зыяны кеше организмына билгеле түгел. Е-621 – тәмләткеч, аппетитны арттыру өчен кулланыла. Күп илләрдә әлеге кушылма тыелган. Е-330 – бу кушылма әчелекне көйли. Икенче төрле аны лимон кислотасы тозлары дип атыйлар. Лимон исеме күпләрне елмаерга мәҗбүр итәр. Әлеге кушылманың яман авыру – рак китереп чыгаруга этәргеч булганы ачыкланган. Монда язылган барлык кушылмаларны да санап чыгуны кирәк тапмадым. Тик берсенә тукталмыйча ярамый. Бу ризык кушылмасы – «Тари комби KF 87» (комплексная пищевая добавка «ТАРИ Комби KF 87»). Тари комби кушылмасы РФның «Азык ризыкларына кушылмалар куллану буенча таләпләр» буенча фирма сертификаты булуга карамастан, составына күз ташлауга уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге кушылмада бер килога 5 (мл/грнарда) – кургаш, 3,0 – мышьяк, 0,2 – кадмий, фосфатлар (Р2О5) 15,0 +/- 1,0 – % ларда, күгәрекләр – 200, аның өстенә шушында ук Е450, Е412, Е621, Е415, Е330 бар. Бу булганнары өстенә өстәмә килеп чыга. Шулай булгач, бу сосиска хәләл дип аталырга тиеш буламы соң? Кеше алган ризыкларны составына карамый, тәмле дип уртлый бирә. Тик юкка. Безнең сәламәтлегебез үз кулыбызда. Күп кенә ризыкларда Е-951 (аспартам) санын күрергә була. Аны сагызларга, йогуртларга, кондитер әйберләренә, приправаларга, желеларга кушалар. Әлеге кушылма мигрень, тән тиресендә чабырулар, баш мие эшчәнлеге бозылуга китерә. Барлык консервларда да Е-240 (формальдегид) кушыла. Әлеге матдә рак шешләре китереп чыгаруга сәләтле икән. Е-211 (бензонат натрия) киң кулланыла торган маргаринга, майонезга, алкогольсез эчемлекләргә, чипсыларга, кетчупларга салына. Әлеге тәмләткеч кеше организмында үзгәрешләр китереп чыгарып кына калмый, шулай ук рак авыруына сәбәпче була. Ә югарыда әйтелгән Е – 621 (глутамат натрий) турында ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге тәмләткеч кешедә күрү сәләтен киметә, балаларда гадәтләнү (привыкание) барлыкка китерә. Күп кенә буяулар: Е-103, Е-105, Е-123, 125, 130 һәм башкалар күпчелек туңдырмаларда, тәмле газлы суларда, леденецларда кулланыла. Алар шулай ук төрле начар шешләр, балаларда аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин. Русиядә Е-344, Е-370, Е-388, 389, 390, 399 кушылмалары тыелган. Шулай булуга карамастан, намуссыз кешеләр әлеге кушылмаларны кулланырга мөмкин. Стабилизаторлардан Е-400-403 (альгинатлар) бөтенләе белән куркыныч саналганнардан. Тик хәзерге азык-төлек хәзерләүче аны куркыныч дип торамы? Бизнес кануннары кырыс, «халыкның тамагын туйдыру» теләге белән янган җитештерүче өчен иң мөһиме – керем, табыш. Хәер без ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның күпчелеге дә ул турыда уйлап тормый. Кулга эләккән савытка пешерәсе әйберне тикшереп тә тормый, тондырырга гына торабыз.
Бу хәзерге заман савыт-сабалары турында әйтүем. Алар да бит бик үк зыянсыз түгелләр. Мәсәлән, рекламаларда макталган керамика белән капланган табаларны гына алыйк. Алар температураның кинәт алышуын күтәрә алмыйча, ярылалар. Вак ярыкларда нинди җан ияләре генә үрчеми дә алар безнең организмга үтеп керми. Чуен табалар да алай ук мактанырдай түгел. Чуен үзенә күрә йомшак металл, микротишекләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә, коррозиягә бирелә һәм тутыга. Без авыл баласын кечкенәдән туйдырып үстергән алюмин кәстрүлләр дә алай ук гаепсез түгел икән. Җиләк-җимешне, кислотасы булган ризыкларны бозып, безне агулаган савыт-саба булып чыкты ул. Аңарда кайнатмалар кайнатырга бөтенләй ярамый. Тутыкмый торган корычтан эшләнгән савытлар матур булсалар да сәламәтлек өчен яраксыз булуы ачыкланды. Аңарда тырналган эз барлыкка килгән очракта, составындагы хром һәм никельгә кеше организмына туры юл ачыла. Тефлон белән капланган савыт-саба өстә санаганнарга караганда да куркынычрак. Озаграк кулланганда аңардан агулы матдә бүленеп чыгып, кеше сәламәтлегенә зыян сала башлый… Иң очсыз да, матур да, җиңел дә, чыдам да саналган меламиннан эшләнгән савыт-саба барысына караганда да куркынычрак икән. Ул кайнар әйбер салганда формальдегид бүлеп чыгара. Ә моңардан сәламәт калам димә инде. Шушы кыска гына язмада безнең хәләл акчага сатып алынган ризык һәм савыт-сабалар гомеребезгә һәм сәламәтлегебезгә ни дәрәҗәдә тәэсир итүен ачыкларга тырыштым. Аңлата алганмындырмы, анысы сезнең карамакта.
Нәфис ӘХМӘТ

Комментарии