Көчле затлар да авырый…

Көчле затлар да авырый…

Көчле зат дип атасак та, ирләр дә авырый. Һәм бу ир-атларның гына борчуы түгел, бөтен җәмгыятьнең борчуы. 2018нче елны Татарстанда медицина өлкәсендә юкка гына ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итмәделәр бит. Бигрәк тә көчле затларның ирлек сәламәтлеге белән бәйле чирләр артып китте соңгы арада.

Бәвел бүлеп чыгару органнары һәм ир-атларның җенес системасы авыруларын дәвалый торган табиб – уролог. Ләкин халыкта «уролог – ул ирләр табибы гына» дигән ялгыш фикер яши. Чынлыкта, урологка хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә һәм андыйларның саны елдан-ел арта бара. Ләкин бу язмада сүз нәкъ менә ир-атларның җенси сәламәтлеге хакында барыр.

Сер түгел: ирләр больницага йөрергә яратмый. Авыру билгеләре күренмәгәндә табибка бару турында әйткән дә юк, хәтта авырый башлагач та больницага бармыйча сузып йөриләр. Ә бит вакытында дәвалый башласаң, чирдән организмга җитди зыян салганчы ук котылырга була.

Бу билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән урологка күренергә киңәш ителә:

– бил турысында кискен һәм каты авырту;

– кече йомышны йомышлаганда авырту, кызышу билгеләре;

– бәвелдә кан таплары;

– кече йомышны йомышларга еш йөрү;

– кече йомышны йомышлыйсы килмәү;

– бәвел бүлеп чыгару каналыннан бүлентеләр килүе;

– бәвелне тотып тора алмау;

– йөз һәм аяклар шешенү;

– хатын-кызларның кече оча органнары төшү;

– тышкы җенес әгъзаларының рәвеше үзгәрү;

– җенси якынлык вакытында авырту билгеләре;

– ирләрнең җенси сәләте көчсезләнү;

– җенси актның бик тиз төгәлләнүе;

– балага уза алмау.

Бер үк билгеләрнең берничә чирдә булуы ихтимал. Шунлыктан уролог кына төгәл диагноз куя да алмаска мөмкин. Мондый очракта заманча медицина чаралары ярдәмгә килә. Төрле анализлар, УЗИ, шулай ук ТРУЗИ (мәни бизен тикшерү алымы), цистоскопия төгәл диагноз куярга булыша.

Кемгә, хәтта авыру билгеләре булмаса да, урологка күренергә киңәш ителә:

– кече яшьтәге ир балаларга – җенес органнары формалашканда, җенси өлгергәнлек чорында – үсмерләргә. Бу яшьтә урологка күренү, җенес системасында тайпылышларны вакытында ачыкларга һәм чирне башлангыч чорында дәвалый башларга мөмкинлек бирә;

– җенси тормыш алып бара башлагач, ел саен урологка күренүне гадәткә кертергә кирәк;

– 45 яшьтән узган ир-атларга елга бер тапкыр булса да урологка күренеп кайтырга киңәш ителә. Бу мәни бизе аденомасын һәм мәни бизе рагын башлангыч чорында ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалануны башларга ярдәм итәчәк.

Үз табибыңны табу да бик мөһим. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле урологлар простатит, мәни бизе (простата) аденомасы, җенси юл белән күчә торган авырулар, цистит, уретрит, пиелонефрит, бәвел куыгында таш, җенси көчсезлек, эякуляция функциясе бозылу, ир-ат сәламәтлеге аркасында балага уза алмау кебек чирләрдән дәвалыйлар. Клиниканың телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Изображение удалено.

Комментарии