Сыра өчен матурлык белән түлисе

Сәламәт булыйм дисәң…

Сыраның ние бар? Ул җиңелчә эчемлек дип ышандырырга теләп, җитештерүчеләр соңгы вакытта аны тагын да популярлаштыра алды. Шөкер, сәяси вәзгыятьтә бу мәсьәләдә айнырга тырышу сизелә. Аны спиртлы эчемлекләргә тиңләп, сатуга чикләү кертмәкчеләр. Урамнарда, җәмәгать урыннарында шешә тотып сыра чөмереп йөрүчеләр канун нигезендә күптәннән штрафка да тартылырга тиешле. Тик бик күп төрле законнар белән беррәттән, монысы да эшләми. Хәер, бүген сүзебез кануни проблемалар турында түгел. Эчкән кешене, бу чиреннән (аны табиблар күптән инде чир дип билгеләде) законнар белән генә биздереп була микән?! Күпчелек очракта эчкече яман гадәтен балалары, хатыны өчен ташламый. Үзе килеп терәлгәч: тагын бераз эчсә, фани дөнья белән хушлашу ихтималы булуын белгәч, бар организмы чери-таркала башлагач кына туктый. Шуңа күрә бүгенге язманы укыгач, кайбер хатын-кызлар уйга калыр, хәер, ирләр дә колак салыр. Аларның да килбәтсез, шөкәтсез буласы килми ич. Ә эчкечене ерактан танып була: табак бит, бүртенгән кызыл чырай (чөнки кан тамырлары шартлый). Әле сыра яратучы ирләргә рәвеше керә. Йөкле хатыннарны уздырырлык бүксә үсә, чалбар көчкә эленеп тора, кайчандыр спорт белән дуслыкны күрсәтеп торган фигурадан җилләр исә. Кыскасы, мондый ирләрнең пеләшен күрмәсәң, “ханым” дип эндәшергә дә бик мөмкин.

СЫРАНЫҢ ПОПУЛЯРЛЫГЫ

Кызганыч, бар дөньяда яраталар аны. Ул популярлык ягыннан бары тик чәй белән гади табигый саф судан гына калыша.

Сыра аз алкогольле эчемлек санала. Ул колмак кушып ясалган оеткы ярдәмендә ачытып ясала. Составында алкоголь күләме 3-15%ка кадәр була ала.

Америка дерматологларына ышансаң, колмактан ясалган исерткеч эчемлек псориаз һәм башка җитди тире авыруларына китерергә мөмкин икән.

Гарвард медицина мәктәбе һәм Бостон университеты тикшерүчеләре 1991-2005 елларда Бостон клиникаларының берсендә дәваланган төрле яшьтәге 82 869 хатын-кызның авыру тарихын җыйган. Тикшерү башында бер генә гүзәл затта да псориаз, тиренең башка авырулары булмаган. 15 ел дәвамында хатын-кызлар нинди алкоголь һәм аны күпме эчүләре турында даими рәвештә хисап биреп торган. Шул ачыкланган: хәтта аз күләмдә, атнага 2-3 шешә сыра эчү дә псориаз үсешен 80%ка тизләтә. Атнага 5 кружка сыра бу куркынычны 2 тапкырга арттыра.

ЧЫН ДОШМАН

– Ышанып әйтергә мөмкин: генетик яктан псориазга бирешә торган хатын-кызларга сыра кулланырга бөтенләй ярамый. Бигрәк тә куәтле сортларын. Инде ансыз булмый икән, максималь җиңеләйтелгән ачык сортлар, рационда бик аз күләмдә генә рөхсәт ителә, – ди дерматолог, доктор Абрар Куреши.

Моңарчы да табиблар алкогольле эчемлекләр куллану белән иммун системасы какшау, шул исәптән псориаз авырулары арасында бәйләнеш барлыгын ачыклаган иде. Тик галимнәр әлегә кадәр бу бергәлекнең анык механизмын гына абайлый алмый.

Алкоголь (сырадагысы гына түгел, барлык төрләре дә) иммун системасы эшчәнлегенә йогынты ясый. Спирт шулай ук тире күзәнәкләренә начар тәэсир итә. “Нәкъ менә куәтле, фильтрланмаган сырада җилемчә (клейковина) күп. Шул җилемчә белән псориаз һәм иммун какшау нәтиҗәсендә килеп чыга торган башка авыруларны бәйләргә була да инде”, – ди Доктор Абрар Куреши.

Ә ДӘҮЛӘТКӘ НӘРСӘ?

Аңа синең сәламәтлегең мөһим түгел. Спиртлы эчемлекләр белән тәмәке казнаны баета. Нефть белән генә яши алмый Русиябез. Патша заманында да, Совет чорында шулай булган. Эчәсе кеше эчә, тартасы тарта. Акчасын, теләмәсә дә, шул рәвешле казнага сала. Аракыга һәм тәмәкегә тагын акциз күтәрелә. Моны вице-премьеры, Финанс министры Алексей Кудрин бик сәер һәм үзенчәлекле, чын “патриотларча” аңлатты. Тартучылар һәм эчкечеләр дәүләт алдындагы социаль бурычларны хәл итүчеләр икән бит…

эчүче, тәмәке тартучы дәүләткә ярдәм иткәнен аңларга тиеш. 1 пачка тәмәке тарткансың икән, социаль бурычларны үтәргә үзеңнән өлеш керттең, дигән сүз. Ә бу демографик мәсьәләләрне хәл итү, башка социаль хезмәтләрне яхшырту, бала табуны арттыру дигән сүз, дип аптырашта калдырды ведомство башлыгы.

Бюджет тулылану белән килешәбез, тәмәкече белән эчкечегә дә кирәк булмаска мөмкин… Тик социаль-демографик мәсьәләләргә килгәндә, сораулар хасил була. Чөнки министр эчүчелек һәм тәмәке бала табуны арттырырга һәм социаль тармактагы хәлне яхшыртырга ни рәвешле булыша ала икәнен аңлатып тормый. Бәлкем министрлыкка социаль реклама чыгарырга вакыт җиткәндер?! “Тәмәке тарт, лыкынганчы эч, ярдәм ит һәм… гарип балалар тап!”

2011 елдан акцизлар нык арттырыла башлаячак. Ә бу берничә ел эчендә сыра, аракы, тәмәке кебек җәмгыятьне черетүче товарларның бәясе котчыккыч күләмдә үсәчәк, дигән сүз. Эчкечеләр һәм тәмәкечеләр аны барыбер кулланачак һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәчәк…

БЮДЖЕТ ТИШЕК, СӘЛАМӘТЛЕК ГАРИП

Әйдәгез, бюджет өчен тырышмыйк, үз сәламәтлегебез өчен кайгырыйк. Сәламәт тәндә сәламәт акыл, бәхетле тормыш, дигән принципны истән чыгармыйк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, илдә яңа туган сабыйларны да кертеп, кеше башына 8 литр спирт эчелсә, бу халык үлемгә хөкем ителгән санала. Ә без норманы арттырып үтибез һәм ел саен кеше башына 15әр-18әр литр чөмерәбез. Әле бу – идән асты суррогатларын исәпкә алмаган күрсәткеч. Русия 1992 елдан башлап, ел саен уртача 774649 кешегә кими. Ә безнең күршеләрдә хәлләр мондый. Төркиядә эчелгән спирт бер кешегә 1,5 литр туры килә. Кешеләр ел саен 900 меңгә арта. Урта Азия илләрендә 2,6 литр эчәләр, 585 меңгә арталар, Кытайлы 5 литр эчә, ел саен 6 млнга арта. Финляндиядә 1 кеше елга 6,6 л, АКШта – 6,8 л, Бөекбританиядә – 7,3 л, Алманиядә – 9,9 л, Франциядә – 11,5 л эчә.

АЛКОГОЛЬ ЭПИДЕМИЯСЕ ЕЛ САЕН АРАБЫЗДАН МЕНӘ НИКАДӘР КЕШЕНЕ АЛЫП КИТӘ.

Алкоголь һәм аның суррогатлары белән агуланып, 25-35 мең кеше үлә.

150-175 мең (илдә һәлак булучыларның 25 проценты) – алкогольле эчемлек куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары корбаны.

Алкоголь турыдан-туры китереп чыгарган яисә сәбәп булган авырулар 180-200 мең.

Исерек килеш үзенә-үзе кул салучылар яки исерек корбаны булучылар – 15-20 мең.

Гап-гади арифметика. Кызганыч чишелеш: Русия ел саен Смоленск кебек зур булмаган бер шәһәрен югалта. Илдә 100-150 мең патологияле бала туа. Болай дәвам итсә, Русиядә эчәрлек адәм калмас. Ул чакта Финанс министрлыгы башлыгы Алексей Кудрин бюджетны кем белән тулыландырыр?

Аракы бизнесы – иң зур табышлы тармак. Ул катлаулы эш түгел. Аны теләсә нинди шартларда җитештереп була. Әнә шуңа да Русиядәге алкогольле эчемлекләрнең өчтән бере – агулы суррогат, идән асты җитештерүе продукты. Эчкечеләр шул үтерүчеләр кесәсен баета.

САБЫР БУЛЫЙК

Эчкечене орышып, талашып кына денгә кертеп булмый. Моны һәркем белә. Исерекне акылга китерергә тырышу гаугага гына китерә, ә аек чагында сөйләшү барып чыкса да, ул “тукран тәүбәсе”нә кайтып калачак. Эчкече – авыру. Әле авыруның да акыл белән бәйләнгәне. Димәк, аны сабырлык, хәтта хәйләкәрлек күрсәтеп дәваларга кирәк. Иң мөһиме, авыруның үзендә көч булдырырга, үзенә ышаныч тудырырга, аек тормышның матурлыгын күрсәтеп, бәхетле тормыш барлыгын аңлатып бирә алырга кирәк. Бүген эчкече күрмәгән, аның белән җәфа чикмәгән бер генә кеше дә юктыр. Ләкин айныган, тормышта бәхетләрен тапканнар да җитәрлек.

Берничә танышым бар: алар аракы колы булып үткәргән тормышларын чын күңелдән жәллиләр, әрәм вакытка саныйлар, бүгенге һәр көннең кадерен белеп, сөенеп яшиләр. Әле беркөн шундый танышым белән сөйләшеп тордык: болын кадәр йорт салып чыкты, кулыннан эш килә, абруе зур (хәзер эчмәгән кешене һәркем хөрмәт итә, аңа ышанып, җаваплы эшләрне тапшыралар). Теге еллары турында сорашып, нияте ныкмы икәнен белергә теләп, кармак салам. Шундый ачы үкенү, хәтта оялу сиздем аның биографиясендәге аракыга коллык чорын искә алганда. “Никадәр байлыкны, бәхетне кулдан ычкындырганмын бит әй”, – диде ул ачынып. Хәер, капка төпләрендә аунап яткан чакларын кемнең исенә төшерәсе килсен?!

Менә шулай кеше упкыннан чыгып, яңа тормыш корсын өчен нишләргә соң? Өстә әйткәнемчә, кешенең акылын дәваларга, дин ярдәменә таянып, иманга якынайтырга. Тырышлыгыз белән якыныгызның гомерен, тормышын саклап калырга, аны савыктырырга гына ярдәм итеп калмассыз, үз иминлегегезгә, бәхетегезгә дә ирешерсез. Аек акыл барыннан да кыйммәт бит. Юкка гына Хак Тәгаләдән “Гомеребезнең соңгы көненә кадәр аек акылдан аерма”, – дип сорамыйбыз.

Ә авыруга гади генә ысуллар, халык медицинасы белән ничек ярдәм итәргә була? Бу хакта сөйләшүне газетабызның алдагы саннарында дәвам итәрбез. Бәлки, укучыларыбыз арасында да үз тәҗрибәсе белән уртаклашучылар булыр. Рәхим итегез, сез дә бу хакта газетабызга язып сала аласыз. Бергәләшеп котылыйк эчкечелектән.

Комментарии