Операциясез дә котылып була!

Операциясез дә котылып була!

Бүгенге заманда варикозны операциясез генә дә дәвалау ысуллары бар. Шуларның берсе – кан тамырлары склеротерапиясе. Ул аяктагы «йолдызчык» һәм «челтәр»ләрне бетерә, варикоздан башлангыч чорында котылырга ярдәм итә.

Әлеге процедура болай уза: авыру кан тамырына нечкә энә ярдәмендә склерозант дигән препарат кертелә. Ул зарарланган кан тамыры тышчасын «катырып» куя, тамырлар күзгә күренеп кечерәя. Авыру тамырларның эше сәламәт кан тамырларына «тапшырыла».

Склеротерапияне ясау вакыты – 20-30 минут. Процедураны ясату өчен больницага ятарга кирәкми, барысы да амбулатор шартларда гына ясала. Әлеге ысул ярдәмендә дәвалану куркынычсыз һәм авыртусыз, чөнки пычак астына ятасы юк, анестезия дә кирәкми. Склеротерапиядән соң тәндә җәрәхәт эзләре дә калмый, ә зур булмаган кара янган эзләр, пигмент таплар 1 ай эчендә юкка чыга. Тромб барлыкка килмәсен өчен, процедураны ясатканнан соң бер сәгать йөреп торырга кушалар. Аннары күпмедер вакыт эластик бәйләвеч куярга яки компрессион эчке кием киеп йөрергә туры киләчәк – анысын табиб-флеболог үзе билгели. Әйтик, компрессион оекны кимендә беренче 3 көн буе салмый киеп йөрергә, аннары 2-3 атна дәвамында йокларга ятканда киеп ятарга кирәк.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге хирургы, флеболог, медицина фәннәре кандидаты Мансур Исхак улы Шакиров склеротерапия ясату киңәш ителә торган очракларны санады:

– кан тамырларының «йолдызчык» һәм «челтәр» рәвешенә керүе;

– башлангыч стадиядәге варикоз;

– варикоздан операция ясатканнан соң, өстәмә дәвалау чарасы буларак. Склеротерапия операция, флебэктомия һәм кан тамырларына турыдан-туры ясала торган дәвалау ысулларыннан соң кулланыла, дәвалануның нәтиҗәсен тагын да яхшырта, катлауланулар булмасын өчен профилактика чарасы ролен үти.

Ә нинди очракта склеротерапия ясатырга ярамый:

– йөкле һәм имезүче хатыннарга;

– тромбоз, тромбофлебит булганда;

– процедура барышында кулланыла торган склерозант һәм башка препаратларга аллергия күзәтелгәндә;

– аяк кан тамырларының катлаулы формадагы атеросклерозы;

– йөрәк авырулары;

– соңгы бер ел эчендә миокард инфаркты яисә инсульт кичергән булу;

– дәвалыйсы кан тамырлары тирәсендәге тире ялкынсынып торганда.

18 яше тулмаган балаларга склеротерапия ясамыйлар. Аз хәрәкәтләнә торган өлкәннәргә дә склерозант ярдәмендә дәвалану турында уйламаска кирәк, чөнки склеротерапиядән соң көненә ким дигәндә 1000 метр (1 сәгать) йөрергә кушылачак.

Чир кабатланмасын дисәң, процедурадан соң кан тамырларын сакларга кирәк. Канны тән тиресенә куып китерә торган косметик чаралар кулланмаска, балага узудан саклаучы гормональ чаралардан да мөмкин булганча тыелырга, алкоголь белән мавыкмаска киңәш ителә.

Дәвалауның нәтиҗәсе бер айдан соң күренә башлый. Кайвакыт өстәмә процедура да кирәк булуы ихтимал.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә хирург, флеболог, медицина фәннәре кандидаты Мансур Исхак улы Шакиров кабул итә. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии