- 16.07.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Укытучы булып эшләүнең иң рәхәт ягы шул – ел буе анда чабып, монда чабып, бертуктаусыз эшлисең дә, җәй көне ике ай ял итәсең. Дус кызым Зәлия дә, «Август ахырында күрешербез!», – диде дә, отпуск яллары башлануга Мамадыш районының Усали авылында яшәүче әти-әнисе янына кайтты да китте. Күрешми торгач сагындыра. Шалтыраттым.
– Нихәл соң? Ял итеп буламы?
– Эх, белсәң! Җә-әй, авы-ыл, әти-әни, табигать, туган як, туган йорт… Менә кайда ул дөнья рәхәте! Кайткан көнне үк туп-туры бакчага чыктым. Кайда нәрсә җитешкән, чүп утыйсы бармы? Ике көн чүп утадым, бакча җиләгеннән компотлар яптым, кыярлар тозладым, җир җиләгенә генә йөреп булмый – яңгыр яумагач, быел җир җиләге күп түгел бугай.
– Кыярларыгыз әйбәтме соң быел? Шулай иртә өлгерделәрмени?
– Июнь ае салкын килсә дә, алай, кыяр уңышы начар булачак дип әйтерлек түгел. Түтәлгә утыртканнары – чәчәктә, җитешеп кенә киләләр әле. Ә бу мин тозлаганнары – теплицада өлгерде. Әле кыярны яба гына башладым – сезоны башланды гына бит. Түтәлдә дә өлгерә башласалар, бигрәк эш күбәя инде миңа. Кыярны ел да күп тозлыйбыз – гаиләдә иң яратып ашала торган әйбер шул, салатка да, аш янына куярга да әйбәт. Тозлаган кыярларымның фотосын җибәримме?
– Син миңа аның рецептын җибәр, гәҗиттә чыгарырбыз. Ату, ничегрәк итеп кыяр тозлый микән быел дип, баш ватучылар бардыр, – дим.
Дус кызымның рецепты мондый: кыярны җыеп, башларын кисәсең, банканы стерильләштереп, төбенә сарымсак, укроп, 4-5 түгәрәк борыч, 2-3 канәфер саласың. Шулар өстенә кыярлар тезәсең. Банканы кыяр белән тутыргач, өстенә кайнар су агызасың да, тимер капкач белән бераз каплап торасың. Суы суынгач, ул суны кабат кәстрүлгә бушатып, янә кайнатырга кирәк. Шуны кабат кыярлар өстенә агызасың. Ике кат шулай эшләгәннән соң, өченче кат суны кайнатып чыгарыр алдыннан кәстрүлгә 2 аш кашыгы тоз саласың. Кайнап чыккач, кыярлы банкага 2 аш кашыгы аш серкәсе салып, кайнап чыккан маринадны агызып, тимер капкач белән борып куясың. Банканы йөзтүбән әйләндереп каплап, өстен курткалар яисә җәймә белән капларга кирәк.
…Бу язмага тагын нәрсә өстәргә икән, дип баш ватып утыра идем, Instagram коткарды. Бройлер тавыгы каз бәбкәләре утырып чыгарган Чулпан ханым Хәбибуллина турында язган идек бит, хәтерлисезме? («Сабада бройлер тавыгы хуҗасының туган көненә бүләк ясаган», «Б.Г.», №27, 4 июль, 2018). Сүз уңаеннан гына булса да, шуны әйтим әле – ул бройлер тавыгының бүгенге көндә эше бик тыгыз, казныкында утырып караганнан соң, рухланып киткән күрәсең – хәзер тавык йомыркасында утыра, ди. Ә ул чыгарган ике бәбкәгә Гайсә белән Гаишә дигән исем биргәннәр, алар матур гына үсеп киләләр.
Чулпан ханым быел беренче мәртәбә иван-чәй ясап караган. Бу чәйне күп районнарда ясыйлар, яратып эчәләр, әмма бөтен кеше дә ничек ясыйсын белми. Зыян юк. Чулпан ханымнан үзем өйрәнеп калдым, әзерләү ысулын сезгә дә түкми-чәчми җиткерәбез.
– Беренче тапкыр бу иван-чәйне узган ел җәй көне татып карадым мин, – дип сөйли Чулпан Хәбибуллина. – Бер дустым алып килеп күрсәтте: «Менә, үзем ясадым, бик тәмле чәй», – ди. Термоста үзе белән йөртә икән, эчертеп карады. Соңыннан киптерелгән үләнен, ягъни заваркасын үзе белән алып килеп, биреп калдырды. Ошаттым бу чәйне. Минәйтәм: «Нишләтеп ясыйсың, сөйләп күрсәт әле?». «Хәйран катлаулы процесс, алдан ук әйтеп куям», – ди. Өйрәтте. Әмма бу җәй ахыры иде инде, шуңа моны быел гына ясап карый алдым. Узган шимбәдә урманга бардым. Урманның ерактарак урнашканын сайладым – чәем чистарак булсын, дидем. Иван-чәйнең яфракларын һәм чәчәкләрен өстән аска таба сыдырып алабыз. Җиргә кадәр үк төшәргә кирәкми. Бер метр озынлыкта булса – җитә. Ул бик уңайлы сыдырыла, кулыңа перчатка кию генә кирәк. Шул рәвешле җыеп, алып кайттым да, азрак күләгәдә ял иттердем, үтердем. Яфраклар тере, каты булалар бит, аларны шиңдерергә кирәк. Бер тәүлеккә якын шиңделәр. Соңыннан чималны кул белән бераз сыткалап алырга кирәк, күпмедер суы чыгарлык булсын. Суын саркыткач, иттарткыч аша әйләндердем. Хәйран гына күләмле әйбер булды. Өч пакетка салып, аларның авызларын бәйләп, үләнне әчетергә калдырдым. Ферментация дигән сүз бар бит. Силос ясыйлар бит сыерларга, печәннән. Ул очракта витаминнары арта. Бу чәйнең дә шулай витаминнары артадыр, дип уйлыйм мин. Пакет эченә салгач, ул суламый, үзе суланып килә, әчи: әчкелт-төчкелт исләр килә башлый. Пакет эчендә 18 сәгатькә якын торды да, таба өстенә пергамент кәгазе җәеп, өстенә чималны салып, мичкә тыгабыз. Духовка ишеген ачып куеп, шунда киптерәм, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Үзлектән ясаган чәйне эчә дә башлаганнар инде. «Аеруча мунча кереп чыккач яратабыз. Бик җиңел эчелә», – дип аңлата Чулпан ханым Хәбибуллина.
– Бу чәйгә юкка гына иван-чәй дип исем кушмаганнар, ул күбрәк ир затларына яхшы икән. Моның турында телевизордан сөйләгәндә ишеттем. Ирлекне көчәйтә торган чәй дип әйттеләр, шуңа Иван исеме белән атала торган үсемлек, ди. Иван-чәй белән бик күп кеше кызыксына хәзер. Файдалы чөнки. Йокысызлыктан, ашказаны чирләреннән, салкын тигәннән, кан басымы уйнаклаудан. Әле иммунитетны да күтәрә. Бу чәйдә В витаминының бик күп төрләре бар, тәме дә үзенчәлекле – бер төрле груша тәме бар, миңа бик ошый. Бар кешегә дә киңәш итәм моны. Иренмәгез, җыегыз. Эше мәшәкатьле булса да, мондый тәмле чәй башка бер җирдә юк, – ди ул.
Булдыра инде безнең татар хатын-кызлары – кыярын да тозлый, чәен дә үзе җыя. Хәзер кайнатма ясый башларлар. Бу уңайдан, киләсе саныбызда кайнатмаларга багышланган бер язма чыгарырбыз. Моңа кадәр авыз иткәнегез булмаган кайнатмаларны 40 елдан артык аш-су әзерләү өлкәсендә эшләгән, кондитер булган Алсу ханым Төхвәтуллина ясарга өйрәтәчәк.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии