- 16.07.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кайвакыт авырып китәбез дә кайсы табибка барырга белми аптырыйбыз. Больница юлында күп йөрүче таныш-белеш, беренче эш итеп, терапевтка барырга куша. Нинди чирләрне дәвалый соң ул терапевт?
Терапевт – күп профильле табиб. Ул диагноз куя һәм дәвалау курсы билгели ала торган чирләр исемлеге:
– тын юллары авырулары (бронхит, пневмония, трахеит, бронхиаль астма һ.б);
– ашкайнату системасы авырулары (кискен хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте, холецистит, панкреатит, колит, төрле типтагы хроник гепатитлар, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылу белән бәйле авырулар);
– йөрәк-кан тамыры системасы авырулары (артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы, аритмия һ.б.);
– сидек бүлеп чыгару системасы авырулары (пиелонефрит, гломерулонефрит, сидек куыгында таш булу);
– эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, гипотиреоз, гипертиреоз).
Хәтта бу исемлеккә кермәгән чирләрне дәвалау да, гадәттә, терапевтка күренүдән башлана. Чөнки терапевт авыртуны кайсы белгечкә җибәрергә икәнен хәл итә. Күпләр, терапевтка күренеп вакытымны яки акчамны әрәм итмим әле, дип, башта ук профильле табибка языла. Ләкин чирен терапевт кына да дәвалый алган булып чыга. Кайвакыт профильле белгечләр кире борып та чыгара әле: терапевтка бар, диләр.
Терапевт авыртуны карый торган беренче табиб, дидек. Димәк, аны дөрес итеп сайлаудан күп нәрсә тора. Диагнозны дөрес билгеләү, дәвалау терапиясе язу, кирәк булса, башка табибка җибәрү – барысын да терапевт эшли бит. Шуңа күрә табибның тәҗрибәле, белемле булуы мөһим. Терапевт дөрес диагноз куймыйча, кешеләрнең озак вакыт дәвалана алмый йөрү очраклары да шактый.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле терапевт, кардиолог Рима Яруллина кабул итә. «Хәтта бернинди авыру билгеләре булмаганда да елга бер тапкыр терапевтка барып тикшеренеп кайту киңәш ителә. Күпчелек чирләр башлангыч чорында бернинди авырту билгеләре дә сиздерми бит. Һәм алар нәкъ менә терапевт тикшерүе вакытында ачыклана да инде. Башлангыч чорда ачыкланган чирне дәвалау да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк», – дип аңлатты ул.
Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии