Кишер-кабагың күп булса – чәй яса!

Кишер-кабагың күп булса – чәй яса!

Элек файдалы киңәшләрне кунакка баргач бер-берең белән аралашып, яки күршең белән сөйләшкән арада отып калган булсаң, хәзер интернет бар. Кемнең нәрсә эшләгәнен, нинди тәмле әйбер пешергәнен яки нинди файдалы үлән киптергәнен дә, барысын да интернеттан күреп була.

Менә минем дә Инстаграмда дусларымда Саба районы башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Чулпан ханым Хәбибуллина бар. Әле бер көн, бик мактап, үзе ясаган кабак чәен, икенче көнне кишер чәен төшереп кертте. Мондый чәй турында ишеткән юк иде, дип, Чулпан ханым белән аралаштым.

Сезнең төрле-төрле үләннәрдән чәйләр ясавыгызны күргән бар иде инде. Иван-чәй ясау рецептыгызны язып та чыкканым булды. Ә менә бу кишер һәм кабактан чәй ясау фикере ничек туды?

– Татар халкы, башкортлар чәй эчәргә бик ярата. Ишетеп тә беләбез, кеше белән кеше очрашкач, яки бер-береңә кунакка килгәч: «Әйдә әле, бер чәй белән сыйлым үзеңне, дип, беренче чиратта чәй эчәргә тәкъдим итәбез. Үзем дә, электән чәйне бик яратам. Соңгы вакытта төрләндерергә ияләштем, чөнки әйтәләр бит: кибеттәге чәйләргә күбрәк чүп, кирәкмәгән зарарлы матдәләр салалар, дип. Шулардан качу өчен үзем ясап куллана башладым. Иң беренче чиратта иван-чәй җыеп, шуны ясарга өйрәндем, аның турында сез дә бер «Безнең гәҗит»тә язып чыгарган идегез. Ә быел менә берьюлы өч төрле ачыш ясадым: баксаң, кабактан да, кишердән дә, хәтта роза чәчәкләреннән дә тәмле чәй ясарга мөмкин икән бит. Роза чәчәгеннән дигәндә, минем ишек алдында куаклы, пион кебек чәчәкләре булган розалар үсә. Дус кызым шуларны күрде дә: «Нишләп син болардан чәй ясамыйсың, Чулпан, бу шундый хуш исле, аның чәе дә шундый тәмле, җиңел була. Мондый эчемлектә кофеиннар да булмый. Бик үзенчәлекле чәй чыга моннан», – ди. Башта чәчәкләрен җыеп алып, яссы подноска җәеп куйдым. Алар бераз сулып, тарала башлагач, җәеп киптердем. Кипкәч тә хуш исе югалмый һәм бүгенге көндә шундый хуш исле, тәмле чәй чыга. Әле шушы кипкән таҗларны ваннага салып та куллану юлы бар.

Ә кишер белән кабакныкын каян өйрәндегез?

– Быел бит көз бик җылы килде. Кишер уңышының бер өлешен алдык та, ул салкыннар булмагач ятып, йомшара башлады. Юып куйдым да: «Нишләтергә инде моны хәзер?» – дим. Салатлар ясадым башта. Аннан калганыннан нәрсә ясап була икән дип карау өчен интернетка кереп киттем. Анда шундый тәмле кишер чәе ясарга өйрәткәннәр. Эшләп карадым. Сез ул чәйнең тәмлелеген белсәгез! Мин гомер буе сәйлүн, һинд чәе эчеп килгән кеше булсам да, кишернекенә гашыйк булдым. Аның тәме дә баллы, төсе дә күзне яндыра, күңелгә җылы бирә торган. Кодагыем шушы чәйне миннән өйрәнеп ясады да, сөт салып караган. «Нык шәп!» – ди. Бүгенге көндә бу ачышны ясавыма шатланып туя алмыйм. Аллага шөкер, шундый кулланылыш та табылды кишергә. Кишер бит инде ул витамин чыганагы. Моны ничек ясадыммы? Нәзек кенә итеп телемләргә кистем. Табага пергамент кәгазе җәеп, юка гына итеп кишерләрне тездем. Бик кызуга куймадым, духовканың ишеген ачып куйдым, чөнки япсаң – яна. 40 минут тирәсе киптердем. Бик тиз кибә ул үзе. Артыграк тотсаң, төсе каралыбрак китә. Вакытында алсаң, үз төсендә кала. Чәйне ясаганда, кишернең сабагын да киптереп салырга була, «Сабагында витамин күбрәк тә әле аның», – дип язылган. Мин алай эшләп карамадым. Кипкән кишер телемнәрен чынаякка салам да, өстенә кайнар су коям. Бер мәртәбә кулланырга бер аш кашыгы тирәсе генә кирәк. Шушыны башка кешеләргә дә файдасы тисен, дип интернетка керттем. Халык шундук җанланды. Язалар, урамда очрыйлар – узып булмый, очраган берсе: «Теге чәйне нишләтәсе, ничек эчәсе?» – дип, сораулар яудырып кына торалар. Бик күп кеше ясап, миңа төшереп фотоларын да җибәрделәр. Ә өлкәнрәк апалар исә: «Без моны яшьрәк вакытта ясап эчә идек инде», – дип әйтте. Мин моның турында белмәгәнмен генә. Кишер чәе бик файдалы дип язылган интернетта. Кишернең эчендә ни булса, аннан шул чәенә дә чыга. Ләкин бер искәртмәсе бар: бәби ашатучы яки йөкле кешеләргә эчмәскә, дигән. Ә кабакныкына килгәндә, кишер чәен интернетка куйганнан соң, миңа: «Син кабакныкын да ясап кара. Аныкы да бик тәмле», – дип язучы булды. Шуннан кабак чәен дә эшләдем. Сары кабак кирәк дигәннәр иде, сарысын таба алмадым, груша сыман рәвешле аграк тышлысын таптым. Ләкин эче сап-сары төстә. Шуны нәкъ кишер кебек үк нечкә телемнәргә турадым, киптердем. Бүгенге көндә шуны эчәм, чәй эчендәге кабагын да «кетер-кетер» китереп ашап куям – шундый тәмле икән. Анысында да җанга рәхәт, йомшак тәме бар. Телеңне йотарлык.

Тагын нинди чәйләр ясыйсыз?

– Тукранбашныкын (клевер). Без бик бәләкәй чакны тукранбаш чәчәген ваклап, төбендәге балын суыра идек. Әгәр татып караган булсагыз, ул шундый тәмле, баллы чәчәк. Шуларны нәкъ чәчәк аткан вакытларында җыеп куйдым. Ул микробларга каршы бик яхшы, үт суы кудыргыч үзлекләргә ия. Шулай ук, иммунитетны күтәрә, кәефне яхшырта, дип язылган. Бөтенесе дә файда китерә, ләкин артык күп кулланырга ярамый, чамасын белергә кирәк. Кыскасы, төрле-төрле чәйләр ясап куллануым – кибеттәге ясалма чәйдән качу. Башкаларга да үзебез үстергән, үзебезнең кояш, җил, сулар белән җитешкән нигъмәтләрне кулланырга киңәш итәм. Аннары чәй бит бүгенге көндә бик кыйммәтле әйбер ул. Тәмлесен алыйм дисәң – кыйбатка төшә. Ә үзең ясаган чәйләрне эчү акча янчыгын да юкарып китүдән саклый булып чыга. Аннан соң, үзебездә үскән әйбер ышанычлырак. «Бөтен витамин аяк астында», – диләр өлкәннәр. Мин дә шулай уйлыйм. Хәтта чүп үләннәре дә – витамин. Мәсәлән шул ук алабута да, мокрица да. Аларның кайберен турап, салатка гына салсаң да, безгә бик күп витамин керер иде. Ә без аларны чүпләп өзеп атабыз да, кибеттәге пластмасстан ясалган кебек тәмдәге петрушка белән сельдерейны алып ашыйбыз… Минем әниемә – 80 яшь. Сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда 6 яшендә булган. Организмына витамин иң кирәк чор. Ә ашарга – юк. Әнисенең чүп үләннәрен турап ашатканы исендә аның. Ул үзе дә безгә шундый бер салат ясап сыйлый: җәйлектә чөгендернең, кишернең яшел яфрагын, алабутаны, мокрица үләнен, яшел суганны, петрушканы бөтенесен турый да, шуңа тоз, борыч сибеп, сыек май белән бутый, бик тәмле файдалы, саулыклы салат эшли… Кыскасы, газета укучыларга әйтәсе килгән сүзем шул, ясалма әйберләр алганчы, табигый чәйләр эчик, табигый ризыклар белән тукланыйк. Аз гына микъдарда булса да, кишер-кабак чәе ясап карагыз әле. Бик ошар, ышанып әйтә алам анысын.

***

Әгәр бу кадәр кыстаганнан соң да, кабак яки кишер чәе ясаргамы-юкмы дип, икеләнеп калгансыз икән, башта аның зыянлы һәм файдалы яклары турында укып китегез.

Кишер чәенең файдасы:

1) Сулыш юлларының эшчәнлеген яхшырта. Аеруча бронхлар һәм үпкәләргә йогынтысы бар.

2) Иммунитетны ныгыта. Мондый чәйне даими эчкән кешенең вирус-инфекцияләргә каршы торучанлыгы арта.

3) Организмнан токсиннарны чыгара һәм канны чистарта.

4) Күз күремен һәм тән тиресен яхшырта.

5) Ашкайнату системасында булган проблемаларны, аеруча эчкә газ җыелуны һәм эч катуны бетерә.

6) Простатит булдырмаска ярдәм итә.

7) Кан басымын төшерә.

Ләкин, Чулпан ханым әйткәнчә, йөкле, бала имезгән ханымнарга, шулай ук ашказаны җәрәхәте булганнарга бу чәйне эчү ярамый. Шулай ук, көнгә аны бер чынаяктан да артык эчү тыела. Дозасы артык булганда, баш әйләнү, косу, баш авырту кебек билгеләр барлыкка килергә мөмкин.

Кабак чәенең файдасы:

Матдәләр алмашын тизләтә, холестеринны, шлакларны чыгара, организмны яшь килеш сакларга булыша һәм артык авырлыктан коткара. Йөрәк, кан-тамырларын ныгыта. Ашказаны җәрәхәте, гастрит булганнарга файдалы. Ләкин шул ук вакытта кабакның эчне йомшарту, эч җибәрү үзлеге дә бар. Шулай ук аны шикәр авыруы белән чирләүчеләргә куллану тыелган.

Бүген биргән киңәшләребезнең файдасын күрерсез дип ышанабыз. Һәр кешенең бәхетле буласы килә. Ә бәхет – ул сәламәтлек. Организмыбызга үзебез ярдәм итсәк кенә, ул да тиешенчә эшләр һәм төрле авыруларга бирешмәс. Ә язмабызны күңелле рухта тәмамлыйсы килә. Чулпан ханым үзе киптереп эчкән кишер чәе белән шуның кадәр илһамланган ки: хәтта аның хакында шигырь дә язган:

Кишер дигән сусыл тамыр,

Үсә ел да түтәлдә

Салат итеп ел да ашыйм,

Тоттым быел бүтәнгә.

Турадым кишерне нәзек,

Мичкә куеп киптердем

Мичтән чыкты бик әзәеп,

Кисәкләре кетерди.

Өстенә койдым кайнар су,

Чәй пеште бит кишердән!

Сәйлүн чәе читтә тора,

Мактый эчкән кешеләр.

Әгәр сезнең дә үз сәламәтлегегезне ныгыту буенча кулланган ысулларыгыз бар икән, рәхим итеп, редакциябезгә хат яза, безнең белән дә уртаклаша аласыз. Сәламәт булыйк!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии