- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кызларның иң якын дусты – бриллиант. Әлеге җыр сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар дигәндә үлеп торабыз бит. Хатын-кызны бу дустыннан кризис та, җәйге яллар да, корылык та, башка сәбәпләр дә аера алмый. “Казан ярминкә”сендә узган атнада үткән “ЮвелирЭкспо” күргәзмәсенә баргач, шундый нәтиҗәгә килдем.
Ярминкәдәге кызыклы күргәзмәләрне калдырмаска тырышам. Ләкин ишек ачылганын чиратка басып көткәннәрен күргән юк иде. Өч павильонның берсенә генә әле бу. “Зәркән әйберләрен ел саен шушы күргәзмәдән алам. Ташламалары шактый була. Быел ирем белән килдек, ул ишегалдындагы җәйге кафеда калды. Сайлануыма сабырлыгы җитми”, – диде минем белән бергә чиратта торучы хатын. Биредә барлыгы 250ләп ширкәт катнаша икән. Якутия, Төркия, Дагстан, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кострома – кайсы як алтынын җаның тели. Алтын-көмеш белән җенләнүчеләрнең шактый булачагын белепме, оештыручылар керү бәясен дә башка күргәзмәләрдән 2-3 тапкырга арттырып куйган. Быел ул 150 сум иде. Ниһаять, сәгать 10 тулды, бина эченә үттек…
Бәяләр ник тешли?
– Иптәш кызым: “Алтын йөзек кигәннән соң бармакта кара таплар кала”, – дип зарлана. Сәбәбе нидә икән? – дидем “Эксклюзив” ширкәте сатучыларына килеп керү белән.
– Организм үзенчәлеге генә, дип уйлыйм. Алтынны гел киюнең зыяны юк. Киресенчә, кешегә ясаган уңай тәэсирен табиблар исбатлап кына тора. Зәркән әйберләрне махсус сыеклык белән чистартырга онытмаска гына кирәк, – дип җавап бирде Мария.
– Төркия алтынын сыйфатсызрак, диләр. Аны Русиянекеннән ничек аерырга?
– Төркиянеке кызгылтрак һәм йомшаграк була. Пробага килгәндә, дөнья стандарты – 585, элеккеге 583. Күпчелек зәркән әйберләре әлеге сан белән тамгаланган. Аннары 750нче проба бар. Анысы саргылтрак була. Бәясе дә югарырак.
Бәя дигәннән, монда алтынны төрле хакка алып була. 3 миллион сумлык сувенир, 150 меңлек беләзек, 1 меңлек алка, 200 сумлык муенса… Кайбер киштәләр янына барырлык түгел – бәяләре артык нык чеметә. Шул ук вакытта күрше рәттә генә 50% ташлама ясап, юк кына бәягә сатып җибәрүчеләр дә бар. Бер карасаң, алтын – кайда да шул ук алтын, дияргә мөмкин. Кем әйтмешли, искерми, бозылмый, сасымый… Ә ни өчен бәясендә шулкадәр аерма соң? Бәлки, ул эшмәкәрнең әрсезлегеннән, оятсызлыгыннан гына торадыр? Берсе үзбәяне 3 тапкырга арттыра, икенчесе аны уздырып, 4 тапкырга… Сатучылар әйтүенчә, бар хикмәт җитештерүчедә икән. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр белән “Алмаз холдинг” кебек брэндны чагыштырырга ярамый. Әлбәттә, алар икесе ике бәядән сатачак. Бриллиант белән эшләнелгән зәркән әйбернең дә хакы бермә-бер үсә. Эшнең катлаулылыгы, өстәмәләре, ассортимент – барысы да бәя күрсәткечләре.
– Ассортимент буенча – без иң яхшылары. Бу – сатып алучыларыбыз сүзләре. 60лап завод белән хезмәттәшлек итәбез. Менә бу алтын беләзектә – Бразилиядән кайтартылган таш, – дип товарын мактарга тотынды Светлана.
Махачакаладан килгән Магад исә, киресенчә, алтынының арзан булуын плюс итеп күрсәтте.
– Кибеттә, гадәттә, алтынның граммы ике меңнән дә ким түгел. Бу ярминкәдә 1500 чамасы. Ә мин күпләп сатканда 1200дән җибәрәм. Яшереп тормыйм: әйбәт сатыла. Табышлы эш булмаса, бу кадәр ераклыктан килмәс идек. Кичә генә берәү 100 әйбер алып китте. Күпләп алучылар күп монда, – диде ул.
“Йомыркага көмеш савыт кирәк”
Һәркемнең үз алымы, кыскасы. Кемдер түбән бәя кую белән алдырса, икенчеләр оригинальлек, өченчеләр исем белән… Мөлаем сатучыларның теле телгә йокмый. Һәр үткән-сүткән кеше белән исәнләшеп, елмаеп, кыйммәтле ташлары турында тәмләп сөйлиләр. Мондагы хезмәт күрсәтүгә генә кызыгып килүчеләр дә бардыр, мин әйтәм. Шулай да елмаю артында зар да тора икән.
– Монда килеп басу күп очракта табыш китерми. Уйлап карагыз: квадрат метр арендалаган өчен 8 мең сум алу нормаль хәлме? Бер кечкенә генә почмак дигән сүз бит бу. Минеке – 6 квадрат метр. Шуңа өстәп, тагын башка сәбәпләр табып, регистрация, фәлән-төгән дип тә акча җыялар. Кече бизнеска үсеп китәргә җай юк, – дип зарланды бер көмеш сатучы ир-ат.
– Бу эш белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
– Көмеш белән ике ел эшлим. Кибеттәге 10 меңлек беләзекне монда 7 мең сумга сатабыз. Биредә бәяләр, чыннан да, түбәнрәк.
Бу сатучы белән сөйләшеп торганда яныбызга бер хатын килеп, йомырка куярга көмеш савыт сорады. Әйе-әйе, үзем дә колагыма ишетелә дип торам. Әкияттәге кебек тавыгы алтын йомырка салмагандыр бит, дим. Сатуда андый товарның юклыгын ишеткәч: “Эх, ярминкәгә шуны эзләп килгән идем”, – дип уфтанды.
– Карагыз әле, алкагыз белән минем йөзек бертөсле икән бит, – дип сүз каттым бу хатынга.
– Әйе шул, чынлап та. Бу алканы 36 ел элек декрет акчасына алдым. Ул чакта 500 сум иде. Хәзер кызыма да 36 яшь тулды. Бөтен зәркән әйберләрен алыштырып торам, монысын – юк. Шулкадәр яраттым… – дип тезеп китте ул. – Тукта-тукта, минеке бит ак алтын белән эшләнелгән, ташы да бриллиант. Синеке фианит кына.
Формаларына карап, бриллиант белән фианитны бутап торам икән бит. Монда килүче хатын-кызларны болай гына алдыйм димә, күбесе аны бер караштан ачыклый. Ә танышлар арасында: “Бриллиант йөзекме әллә бу?” – дип сораучылар шактый булды югыйсә.
Алтын акча тарта
Узган ел ял итәргә баргач, очсызга гына энҗе муенса, беләзек, алкалар алып кайттым. Океан, диңгез буенда бәяләре нык арзан була, чын энҗе дигәнгә ышанган идем. Алданмаганмын икән. Биредәге тәҗрибәле хезмәткәрләр дә энҗе бәяләренең безнең якларга кайтып җиткәнче шактый үсүен яшермәде.
– Энҗе өч төрле була: диңгезнеке, культивацияләнгән һәм үстерелгән. Соңгылары арзанрак. Иң сыйфатлысы – диңгезнеке. Аның кыска гына җебе бездә 10 мең сумнан башлана. Энҗе тигезрәк, эрерәк булган саен кыйммәтрәккә йөри. Шул ук вакытта табигый энҗенең тип-тигез түгеллеген дә онытмаска кирәк. Әгәр бер-берсенә ике су тамчысыдай охшаган энҗене диңгезнеке дип саталар икән, монда шикләнергә урын бар, – дип сөйләде Санкт-Петербургтан килгән Анна.
– Хәзер кыйммәтле ташларны йолдызлык билгесенә карап тагучылар да бар. Кемгә нәрсә килешүен ничек аңларга?
– Минемчә, нинди таш, кайсы металл ошаганын һәркем үзе, күңеле белән сизәргә тиеш. Ошыймы ул сезгә, юкмы? Үзенә тартып торамы? Гадәттә, алтынны максатчаннар, нәрсә теләгәннәрен төгәл белүчеләр тага, алтын акча тарта, диләр. Ә көмешне иҗат кешеләре һәм яшьләр үз итә, имеш. Бәлки, дөрес өлеше дә бардыр, тик бу фикер белән дә бәхәсләшергә, күп кенә искәрмәләрне мисал итеп китерергә мөмкин.
Ярминкәдәге зәркән әйберләрнең оригинальлеге ошады. Гади кибеттә бу кадәр сайлау мөмкинлеге юк та юк инде. Алтын-көмештән ясалган савыт-саба, комганнар, кашыклар дисеңме… Татарстан гербы төшерелгән, кырыйлары алтын белән йөгертелгән заколка, елан кебек эшләнелгән беләзек, бриллиантларын җемелдәтеп, 500 мең сум түләүче иясен көтүче никахлашу балдагы яныннан битараф кына уза алмадым. Хатын-кыз булып тугач, шушы энҗе-мәрҗәннәргә кызыкмыйча яшәп булмый, ахрысы. Яннарына барып кайткач та рәхәт булып китә…
Ничек сакларга?
Зәркән әйберләрнең озак вакыт ялтырап, сезне сөендерүен телисез икән, даими рәвештә чистартырга, гел карап торырга кирәк. Яратыгыз, игътибарыгызны жәлләмәгез! Шул очракта алар да сезне матурлыгы белән озак еллар куандырыр.
– Сыдырылу, бәрелү, каты җисемгә ышкылулардан саклагыз. Шулай ук селтеле, хлорлы, йодлы матдәләргә һәм крем, мазь, терекөмешкә тидерергә ярамый. Йорт эшләрен башкарганда йөзекләрне салып куярга киңәш ителә.
– Алтын-көмешләрне төнгелеккә салырга өйрәнегез. Юыну бүлмәсендә калдырмагыз, замша яки фланель белән чистартып, һәркайсын махсус аерым тартмачыкка салып куегыз.
– Зәркән әйберләренең ташлары яңа чактагы кебек ялтырамый башласа, бу борчылырга сәбәп түгел әле. Димәк, аларны чистартырга вакыт җиткән. Сабын эремәсенә нашатырь спирты тамызып (бер стаканга 5-10 тамчы исәбеннән), махсус щетка белән юыгыз. Аннары чиста суда чайкап, киптерегез, сөртегез.
– Изумруд, бирюза, энҗе, коралл, топаз, рубин, опалга карата бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Косметик чаралар, хушбуй, кояш яктылыгыннан сакларга киңәш ителә. Чөнки алар нәтиҗәсендә әлеге ташлар төсен һәм үзенчәлекләрен үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, рубинның бөтенләй төсен югалтуы бар.
– Энҗе картаймасын дисәгез, аны тагыгыз! Ул кеше тәне җылылыгын ярата. Артык дымлы яки коры урында сакламаска. Озак вакыт кояш яктылыгында тотмаска. Исегездә калдырыгыз: энҗе алкогольне сөйми. Шәраб эченә төшкән энҗе муенса тиз арада үләчәк. Әгәр төссезләнсә, аны аз гына тозлы суда юарга, углекислый калий, аннары эфир белән эшкәртергә кирәк.
Нәрсә тагарга?
Кучкар
Бу йолдызлыкның бәхетле ташлары – алмаз (бриллиант), якут. Алмаз – сафлык, ныклык һәм кыюлык билгесе. Күңелсезлек һәм авыртуны җиңәргә ярдәм итә. Бриллиант ярсуны баса, үз-үзеңә ышанучанлык һәм көч өсти.
Үгезбозау
Фирәзә, сапфир. Фирәзә – тугрылык билгесе. Сөйгән ярларны дуслаштыра, талашларны туктата, гаиләдә тәртип урнаштыра. Сапфир – зирәклелек һәм тыйнаклык символы.
Игезәкләр
Ахак, хризопраз, берилл. Ахак явызлыкны, ачу килүне баса диелә. Күз тиюдән, агудан саклый. Бу ташны матәмдә дә салмаска ярый. Берилл кешене шат күңеллегә әйләндерә, кәефен күтәрә.
Кысла
Ай ташы (селенит), зөбәрҗәт, энҗе. Зөбәрҗәт кешене өметләндерә, нерв авыруларын дәваларга ярдәм итә. Аның хуҗасы, гадәттә, озын гомерле була.
Арыслан
Бу йолдызлык астында туучыларга гәрәбә, хризолит, оливин, топаз тагарга киңәш ителә. Топаз җитәкчеләр белән мөнәсәбәтне җайлый, байлык китерә.
Кыз
Нефрит, сердолит. Бу ташлар уңыш китерсен өчен көмеш яки агалтын белән янәшә тагарга кирәк. Сары алтын белән булганда тәэсир итү көчләре кими.
Үлчәү
Опал, лазурит. Ләкин опалны бүләк итәргә ярамый. Ике арада көнчелек хисен уята, имеш. Бу йолдызлык астында туган кешегә оникс такмаска кушалар.
Чаян
Аквамарин, карбункул, мәрҗән, гранат. Аннары, бары тик хәләл көч белән тапкан ташларны гына тагарга була. Урланган зәркән әйберләре бәхетсезлек китерә.
Укчы
Аметист, топаз, хризолит. Аметист алкогольле эчемлекләргә бирешүдән саклый дип санала. Шулай ук спорт ярышларында, ауда уңыш китерә.
Кәҗәмөгез
Кызыл якут, караңгы төстәге оникс һәм яшел малахит аларның талисманы булачак. Оникс көтелмәгән үлемнән саклый, хәтерне яхшырта, җитәкчеләргә осталык бирә.
Сукоярларга гранат белән циркон бәхет китерә. Гранат – дуслык һәм мәхәббәт символы. Аны шулай ук “гаделлек ташы” дип тә йөртәләр. Гранатны салмыйча кигән очракта башка яхшы уйлар гына киләчәк диелә.
Балык
Бу йолдызлыкның ташы – энҗе, аметист. Энҗе күз тиюдән саклый, бәхет китерә, хуҗасын озын гомерле итә. Мондый йөзек караклардан, уңышсыз килешүләрдән саклый. Аның ялтыравы тагучысының сәламәтлегенә бәйле. Хуҗасы үлгәч, энҗе төссезләнә.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.
Комментарии