- 22.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №46 (21 ноябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Калкансыман биз (щитовидная железа) иң мөһим эндокрин орган булып санала. Ул ике төр мөһим гормон бүлеп чыгара: тироксин һәм трийодтирамин. Алар үзәк нерв системасы, йөрәк, мускуллар, эчке органнар эшчәнлеген һәм тән тиресе, чәч торышын тәэмин итә.
Калкансыман биз авыруы кемнәргә яный:
– грунт суларында йод җитәрлек булмаган регионнарда;
– экологик яктан уңышсыз төбәкләрдә яшәүчеләргә;
– стресс кичерүчеләргә;
– кояшта кызынырга яратучыларга;
– көндәлек рационда диңгез ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш кулланмаучыларга.
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, гормоннар күләме аз булса, бу гипотериоз дип атала. Андый кешеләрнең авырлыгы арта, тән тиресе корый һәм кибә, ул тиз арый, чәче тиз агара башлый, эч кибү күзәтелә.
Әгәр гормоннар артып китсә, гипертериоз дип исемләнә. Мондый кешеләр тиз кызып китүчән була, тирли, бик тиз ябыга, эчәкләрнең чамадан тыш актив эшчәнлеге (диарея), тахикардия күзәтелә.
Зоб булса, калкансыман биз үсә башлый.
Бу органның киләчәктә дә сау-сәламәт эшләвен теләсәгез, профилактик чаралар күрергә кирәк.
Моның өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү (йөзү, йога), эштә артык ярсымау, тынычлык сакларга тырышу мөһим. Грунт суларында йод аз булса, йодлы тозлар кулланыгыз. Әчегән сөтле ризыклар, диңгез кәбестәсе һәм башка суүсемнәр, чикләвекләр, көнбагыш, лимон, яшелчә, гөлҗимеш чәе, бал кебек ризыкларны рационга кертегез. Ә менә шикәр һәм башка баллы камыр ризыклары, маргарин, төрле чипсылар, исерткеч эчемлекләр, консервылар, кетчуп, горчица, фастфудлар, тушенкалар, аш һәм төрле порошоклар куллану калкансыман бизгә, киресенчә, начар тәэсир итә.
Дөрес диагноз куелса һәм дәвалау билгеләнсә, калкансыман бизнең тиешенчә эшләвен тәэмин итеп була. Аны дәвалау дәвамлы һәм комплекслы булырга тиеш, чөнки ул организмдагы башка органнар эшчәнлегенә дә йогынты ясый. Калкансыман бизне дәвалау дарулар эчүдән башлап, радиоизотоп терапия белән дә алып барылырга яки хәтта хирург өстәленә кадәр китереп җиткерергә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр ниндидер шигегез бар икән, кичекмәстән эндокринологка барып күренеп кайтыгыз. Кайбер табиблар эндокринологка йөрү ешлыгы стоматологтан да кимрәк булырга тиеш түгел дигән фикердә. Димәк, һәр 6-12 ай саен калкансыман бизне күзәтеп тору хәерле. Кешенең муен өлешендә урнашкан, кыяфәте белән күбәләкне хәтерләтүче кечкенә генә органның бөтен организм өчен бик мөһим, шул ук вакытта, куркыныч өлеш булуын онытмагыз.
Калкансыман бизне ультратавыш күзәтүе (УЗИ), эндокринолог консультациясе, гормоннарны тикшертү өчен кан тапшыру «Солюд-мед» клиникасында, АКЦИЯ НИГЕЗЕНДӘ, нибары 980 сумга эшләнә.
Язма реклама хокукында бирелә! Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!Куркыныч «күбәләк» ,
Комментарии