Яңа елны каршыларга һәм… исән калырга!

Яңа елны каршыларга һәм… исән калырга!

Күпләр инде Яңа ел табынына ниләр куясын уйлый да башлагандыр. Кемдер диетага утырырга җыенадыр («хәзер диетага утырып ябыгам, Яңа ел төнендә туйганчы ашармын әле»). Ә бәйрәмне ничек итеп исән-имин уздырып җибәрү турында уйланучы бар микән? Ашказанына көч килмәсен өчен ничек ашарга, нәрсә ашарга, күп ашап ташласаң – нишләргә, диетага утырырга ярыймы – «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гастроэнтерологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга НАЗАРОВА белән шул хакта сөйләштек.

Табиб буларак, Яңа елның сәламәтлеккә зыянлы яклары турында сөйләгез әле!

Яңа ел барыбыз өчен дә бәйрәм инде ул – балаларга да, олыларга да, картларга да, сау-сәламәт кешеләргә дә, шикәр чиреннән интегүчеләргә дә, ашказаны-эчәклек трактында төрле авырулар булучыларга да, яңа гына операция ясатып чыгучыларга да. Бәйрәм табынын ризыктан сыгылып торырлык итеп әзерлибез. Шуның хәтле ризык булгач, күз төшми калмый, билгеле. Яңа елның иң беренче куркыныч ягы – чамадан тыш күп ашап ташлау. Терапевтлар һәм хирурглар алдарга бирмәс: Яңа ел бәйрәмнәреннән соң больницага ашказаны җәрәхәте, үт куыгындагы таш авыруы көчәеп эләгүчеләр, җитди панкреатит диагнозы куелучылар арта. Бигрәк тә башта диетада утырып, аннары кисәк күп итеп ашап ташлаучыларның проблемалары була. Икенче куркыныч – агулану. Кемдер майонезлы салат яки балык ашап агуланса, алкоголь белән агуланучылар да җитәрлек. Салатларны кибеттән сатып алганда тышкы кыяфәтенә, кулланылыш вакытына игътибар итегез. Ә үзегез ясаганда кулларны чиста итеп юарга онытмагыз. Ашык-пошык әзерләнгәндә анысы уйланмый да калырга мөмкин.

Күпләр, бәйрәмдә матур күренәсе килеп, Яңа ел алдыннан ябыгу диетасына утырып ала, ач тора. Болай эшләргә ярыймы?

Юк, ярамый. Ул кешеләрне аңлап та була, әлбәттә: барыбызның да корпоративларда, Яңа ел төнендә матур күренәсе, матур күлмәк киясе килә. Ләкин, тиз арада ябыгам, дип ач тору, аннан соң диетаны кисәк онытып, күп итеп ашап ташлау организмга бер дә ошамый. Бу куркыныч: башта ач торуны, аннан шартлаганчы ашауны күтәрә алмаган организмда төрле хроник чирләр барлыкка килергә мөмкин. Иң яхшысы шул: бәйрәм алдыннан туклануны рәткә салырга, ризык күләмен киметергә, файдалы ризыкларга өстенлек бирергә. Яңа ел төнендә дә бәйдән ычкынмаска, чаманы белеп кенә ашарга кирәк.

Бәйрәм табынында ашауның билгеле бер кагыйдәләре бармы?

Андый табында кыздырылган, майлы ризыклар булмый калмый инде. Аларны чаманы белеп кенә һәм яшелчәләр белән бергә ашарга кирәк. Без яратып ашый торган ит белән бәрәңгенең бер файдасы да юк. Сирәк кенә ашарга ярый, ә менә көн саен алай тукланырга киңәш ителми. Күпләр ашагач ук чәй яки компот эчеп куярга гадәтләнгән. Болай эшләү дөрес түгел. Компотмы ул, чәй яки каһвәме – ашагач ук түгел, ә 40 минут үткәч кенә эчәргә киңәш ителә. Ә ашар алдыннан, ризык яхшырак эшкәртелсен өчен, сок яки кефир эчеп куярга мөмкин. Санаторийларда булган кешеләр белә инде: анда ашханәдә һәрвакыт стакан белән компот яки чәй тора, теләгән кеше башта эчә, аннан соң гына ашарга утыра. Кайнар ризыктан соң салкын эчемлек эчәргә ярамый – спазмнар барлыкка килүе, ризыкның дөрес эшкәртелмәве ихтимал. Бу ашказаны-эчәклек тракты сәламәт булмаганнарга гына түгел, бөтен кешегә дә кагыла.

Ашказанына авырлык килмәсен өчен, ниндидер препаратлар эчәргә кирәкме?

Яңа ел шундый бәйрәм инде ул: төнге 10-11дә табынга утырабыз да төне буе ашап чыгабыз, җитмәсә кемдер ризык артыннан ук алкогольле эчемлек эчеп куя. Әлбәттә инде, ашказанына авырлык килә. Ризык җиңелрәк эшкәртелсен өчен, йокларга ятар алдыннан дару эчеп куярга була. Ләкин гастроэнтерологик препаратларны белеп эчәргә кирәк: кайсындыр – ашаганчы, кайсындыр ашагач эчәсе, шуңа игътибар итегез.

– Безнең илдә Яңа ел бер генә түгел, ун көнлек бәйрәм бит әле ул. 31нче декабрьгә дип әзерләнгән ризык аннан соң да кала, кайберләрен каникул дәвамында ашыйбыз. Нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Төп кагыйдә – кирәгеннән артык ашап ташламаска. Майонезлы салатларны ун көн дәвамында ашау – дөрес түгел, әлбәттә. Алар тиз бозыла, шунлыктан агулану ихтималлыгы арта. Каникулны больницада уздырырга теләмәсәгез, майлы ризыкларны чикләгез, күптәнге ризыкларны ашамагыз. Минераль су һәм газлы эчемлекләрне дә чамасын белеп кенә эчегез. Бер-ике көн бәйрәм иткәннән соң, организмны чистарту турында уйлый башлагыз. Мәсәлән, яшелчә генә ашап тора торган диетага утырып алырга яисә кефир көне оештырырга була. Берничә көн дәвамында күп ашап ияләнгәч, организм күп ризык таләп итәчәк. Ләкин ихтыяр көчен эшкә җигәргә һәм ашказанын хәйләләргә өйрәнергә кирәк. Әйтик, йокларга ятар вакыт җиткәч тамак ачса, бәрәңге белән ит ашарга түгел, бер стакан кефир эчеп куярга. Кефирга ике бал кашыгы көрпә (отруби) болгатсагыз да була, ул эчәкләрне чистарта. Шул рәвешле өч-дүрт көн кабатласагыз, организм чистара, даими рәвештә кефирны шулай эчү исә организмда холестеринны киметә. Ә иртә белән ач карынга, лимон согы һәм бер бал кашыгы бал болгатып, җылымса су эчеп куярга гадәтләнегез. Бу ашказаны өчен дә, бит тиресе өчен дә файдалы.

Күпләр Яңа елны шампан шәрабыннан башка күз алдына да китерми. Аларга нинди киңәш бирерсез?

Яңа ел каникулларында алкоголь белән агулану очраклары арта. Шуңа күрә әгәр бәйрәмне ансыз үткәрә алмыйсыз икән, эчемлекне сыйфатына карап алыгыз, артык арзан бәягә кызыкмагыз. Төрле эчемлекләрне кушып эчмәгез, коктейльләр белән сак булыгыз. Кемдер алкогольле эчемлекне минераль су белән бергә эчеп куя. Чиста су белән эчү кулайрак, алай эшләгәндә зарарлы матдәләр туплану мәйданы кечерәк булачак. Гомумән, ашказанының алкогольне «яратмавын» онытмагыз. Бер төн аркасында Яңа ел бәйрәмнәренең ямен җибәрмәгез, үзегезне рәхәтләнеп ял итүдән, саф һавада йөрүдән, вакытны якын кешеләрегез белән үткәрүдән мәхрүм итмәгез!

Изображение удалено.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии