- 24.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
“Безнең гәҗит”нең 12нче гыйнвар санындагы мәкаләне укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Каяндыр Волгоград, Оренбург ягында бәйләнгән шәлләр турында язганнар, бик мактаганнар. Шәл бәйләү – ул якларда гына түгел, ә үзебездә дә бик актуаль һәм популяр булган кул эше, билгеле бер халыкның һөнәре дип әйтер идем мин. Тагын Шәле авылы турында сөйли инде бу дип уйлый күрмәгез. Шәле авылында инде күптәннән тырыша-тырыша шәл бәйләүчеләр кимеде. Балык Бистәсе ягы турында сүзем.
Балык Бистәсендә гомергә тырыш халык яшәде, үзләре тапкан маллары, хәләл кәсепләре бар. Күгәрчен авылы – шәл бәйләүчеләр ягы. Үземне белгәннән бирле әнием кулында шәл энәсе иде. Кечкенәдән шәл бәйләп үскәнгә, башка авыллар да шулай яши кебек тоелды. Үсә төшкәч, мәктәптә укыганда, авыл тарихын өйрәнә башлагач, бик тә кызыксынган сорауга җавап таптым. Шәл бәйләүнең безнең авылга кайчан килеп керүен моңа кадәр миңа әнием дә әйтә алмый иде. Баксаң, аны инде үткән гасыр башында, 1920 елда авылга гап-гади укытучы Зәйтүнә Шәрәфиева алып кайткан икән. Ул вакытларда хәзерге кебек кәҗә шәле түгел, куян йоныннан бәйләгәннәр. Ап-ак булып торган шәлләр.
Менә шуннан соң киткән инде, авылда шәл сөрәнен сөрү. Бәйләү үзенә бер күңел рәхәте бирсә, аннан килгән акча икенче бер канәгатьләнү хисе кичерергә булышкан. Инде бер гасырга якын халык бу авылда шәл бәйли. Башка якларда аны шәл бәйләү машиналары бәйләсә, Күгәрчен авылында бәйләнгән шәлләрдә йөрәк һәм кул җылысы да үрелә. Аларны ниндидер махсус аппаратларда күпертмиләр, шәлне бәйләгәндә үк йомшак куллар мамыгын кабартып бара. Хатын-кызлар шәл бәйләсә, ирләргә дә эш табыла. Ирләр Ростов, Волгоград якларына мамыкка йөри.
Бәйләнгән шәлне сатуда хатын-кызларсыз булмый, авылда ирләр әйтмешли, берничә “отчаянный” хатын бар, менә шулар шәл сату эше белән шөгыльләнә дә инде. Төрле ерак җирләрдән дә сорыйлар хәзер бу шәлләрне. Төрле формада итеп бәйли халык, бер дә мода һәм заманадан артта каласы килми диярсең. Чөнки шәл җылыны саклау белән беррәттән, төрле авыруларга да дәва булып тора.
Кызганыч, соңгы арада авылның яңа үсеп килгән яшь буыны шәл бәйләү белән әллә ни мавыкмый башлады, бәлки бу авылларга да интернет челтәре килеп җитү белән бәйледер. Безнең белән бер чорда үскән кызларны хәтерлим: мәктәптән кайтып дәресләрне караганнан соң, читнең 5 телен бәйләп бетермичә, урамга уйнарга чыгу юк иде. Хәтта телевизор караганда яки китап укыганда кулда шәл иде.
Бу уңайдан авылыбызның яшь һәм өлкәнәеп килгән буынга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Гомумән алганда, шәл бәйләү бүген кирәкме? Аның чыгымы кеременә караганда күбрәк түгелме?
Сиринә Садыйкова (19 яшь):
– Мин үзем 5-6 сыйныфларда шәл бәйләргә өйрәндем. Ул вакытта иптәш кызларым шәл бәйли иде инде. Мәктәптә укыганда дәресләрең беткәч, шәлгә утыра идең. Хәзер генә шәл бәйләүче кызлар әллә ни күп түгел. Мамыкка, җепкә, киткән акчасын алып атсаң, аның әллә ни кереме дә калмый, әмма авылда халык шул шәл белән яши инде. Бердәнбер акча кереме дип әйтсәң дә була.
Зөлфирә Тухбатова (35 яшь):
– Башка авылларда ничектер, шәл бәйләү безнең авыл өчен яшәү чыганагы инде ул. Чыгымы хәйран булса да, сатылганнан соң кергән керем күбрәк. Бер кәсеп буларак кабул итәбез инде без аны. Кич җыелышып шәл бәйләргә йөрүләр, шәл өмәләре оештырулар авылның күңелле гореф-гадәте. Шуңа күрә эшең беткәч, энә тотып шәл бәйләү – күркәм эш, кулны богаулап утырып булмый бит инде.
Галия Садыйкова (54 яшь):
– Гомердән килгән бер һөнәр ул безнең. Күгәрчен авылы халкы тик кенә утыра алмый инде ул. Буш вакыты булдымы, шәл бәйләргә утыра. Алга таба да бетмәсен иде әле, иш янына куш була бит ул. Тормышны алып барырга ярдәм итә.
Гөлия Садыйкова (12 яшь):
– Мин шәл бәйләргә әле яңа гына өйрәндем. Бик кызык булып күренә. Алга таба ни булыр. Эшләрне бетергәч, бәйләргә ашыгам, мавыктыргыч бер уен кебек. Туярмын кебек түгел. Булдыра алганча гаиләгә булышу миңа бик рәхәт, димәк, айлык керемгә минем дә өлешем кергән дигән сүз. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскәч, алдагы тормышта әйбәтрәк кенә була.
Фикерләрдән күренгәнчә, шәл бәйләп берәүнең дә үлгәне юк, халык өчен бер кул шөгыле ул. Үзең яраткан эшең акча да китерсә, ул икеләтә күңелле була.
Татар халкы гомер-гомергә эшле-кәсепле булды. Бу язмам белән башкаларның шәлен яманлыйсым килмәде. Бары безнең Татарстан җирлегендә дә бу кәсепне тотучылар бар, булачак дип әйтмәкче идем. Бүген нинди технологияләр кулланылып шәл җитештерсәләр дә, кеше кулы белән бәйләнгәннәре барыбер кадерлерәк булып кала бирә.
Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА.
Балык Бистәсе, Күгәрчен авылы.
…Шәлем түгәрәк түгел,
Комментарии