Фасоль дус, ләкин…

Фасоль дус, ләкин…

«Безнең гәҗит»нең быелгы 15нче гыйнвар санында «Фасоль кадерен кайсыгыз белә?» дигән исем белән фасоль, аның искиткеч файдалы булуы турында мәкалә чыккан иде. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, авыруларны җиңү ысуллары белән даими кызыксынучы кеше буларак, мин әлеге мәкаләне тәкъдим иткән авторга өстәп, үзем белгән-ишеткәннәрне туплап, мәкаләнең дәвамын вәгъдә иткән идем. Чөнки безнең халыкта фасоль бик популяр ризык булмагангамы, аның хакында бик белеп бетермибез, кызыксынмыйбыз да бугай. Ләкин бу юкка. Аны табыннарыбызда популяр итүдән отачакбыз гына.

Безнең организмыбызга аксым бик кирәк. Ә без аны, башлыча иттән алабыз. Ләкин ит белән бергә организмыбызны шлаклар белән тутырабыз, холестерин җыябыз… Кыскасы, ит, әлбәттә, кирәк. Ләкин аның зыяны да җитәрлек. Аеруча майлы итләрне ашамаска тырышырга. Әле бит кайберәүләргә аның этик ягы да ошамый. Кеше үзенең ерткыч җан иясе булуыннан читенсенә,. Шул яки башка сәбәпләр белән вегетарианлык яшәү рәвешенә күчә. Кызганычка каршы, җәй айлары кыска, табигатьнең яшел җимешләре бик күп булмаган безнең төбәктә, бигрәк тә себер якларында иттән, аеруча балыктан башка яшәп булмый. Организмга бик күп микроэлементлар шул ит-балык аша гына керә. Ә менә фасоль ит белән конкурентлык итә ала. Кызыл фасольнең 25 проценты аксымнан тора. Һәм ул сыйфаты белән ит аксымыннан калышмый. Өстәвенә 70 – 80 проценты организм тарафыннан үзләштерелә дә.

ВИТАМИННАР ХӘЗИНӘСЕ

Фасольдә бик күп күләмдә организм өчен файдалы матдәләр – витаминнар һәм микроэлементлар бар. Ул алюминий, калий, кальций, магний һәм бакыр булуы белән беренче урыннарда. Шулай ук анда тимер, күкерт һәм фосфор да күп. Фасольдәге В группасы витаминнары, С, Е, К һәм алыштыргысыз аминокислоталар организм өчен бик кирәк.

ДАРУ УРЫНЫНА

Фасоль АРЫГАНЛЫКНЫ БЕТЕРӘ, кешенең акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Андагы үсемлек аксымы нерв системасын нормага китерә. Гемоглобинны күтәрә. Фасольнең ирлек дәртен арттыру үзлеген моннан бик күп гасырлар элек үк белгәннәр. Андагы файдалы матдәләр потенциягә уңай тәэсир итә.

Продукттагы цинк тестостерон җитештерүгә ярдәм итә. Димәк, КЕШЕ КАРТАЙМЫЙ. Фасоль күп кулланган ирләр төз гәүдәле һәм матур була.

Кызыл фасоль составындагы аргинин кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итеп, ШИКӘР ДИАБЕТЫН КИСӘТӘ. Фоли кислотасы йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына сәбәп булырга мөмкин булган гомоцистеин күләмен киметә.

Калий, кальций һәм магний күп булу аркасында ул ЙӨРӘК, КАН ТАМЫРЛАРЫ АВЫРУЛАРЫН ДӘВАЛАРГА БУЛЫША. Бу нисбәттән ак фасоль яхшырак.

Йөрәк, СИДЕК-ҖЕНЕС СИСТЕМАСЫ ПРОБЛЕМАЛАРЫ булган кешеләргә фасоль ашы ярдәм итә. Аның өчен 3 литр суда 200 гр майсыз ит һәм кимендә 12 сәгать суда чылатылган ак фасольне 1 сәгать пешерәбез. 1 кишерне эре кыргычта уып, бер баш суганны һәм помидорны ваклап турыйбыз. Суган, кишерне 1 аш кашыгы томат пастасында помидор белән зәйтүн маенда кыздырабыз, яисә бульонга кыздырмый гына салабыз (кыздырылганны ашарга ярамаса). Бульонга салганнан соң тагын 5 минут талгын утта пешерәбез. Теләгәнчә тәмләткечләр өстибез.

Фасольдә клетчатка күп һәм ул ЧИСТАРТУ ҮЗЛЕГЕНӘ ИЯ. Үсемлек клетчаткалары ашкайнату системасына уңай тәэсир итеп, андагы шлакларны һәм токсиннарны үзенә сеңдереп алып чыгып китә, ЭЧ КАТКАНДА БУЛЫША. 1 стакан фасоль кешенең клетчаткаларга тәүлеклек нормасын тәэмин итә.

Фасоль составында күкерт тә бар. Ул исә, ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТА, организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра.

СУЛЫШ, ТЫН ЮЛЛАРЫ АВЫРУЛАРЫННАН ДӘВАЛАНУ өчен 200 гр фасольне (агы яхшырак) укроп һәм бөтнек кушып пешерергә. Төнәтмәсен түгәргә түгел, чәй итеп эчәргә, ә боткасын суган турап ашарга.

Бөерләрдәге һәм сидек куыгындагы ташларны җебетә ала. Профилактика өчен атнага 500 гр.фасоль ашарга киңәш ителә.

ТӨЗЕЛЕШ МАТЕРИАЛЫ

Фасоль спортчыларның алыштыргысыз ризыгы. Шулай ук вегетарианнарның һәм христианнарның посты өчен дә бик кирәкле продукт. Организм протеинга мохтаҗ. Ул организмның үз аксымын булдыру, ягъни мускулатурасы төзелеше өчен кирәк. Ит ашамаганда аның табигатьтән керү күләме бик нык кими. Ә 200 грамм фасольдә кеше организмы өчен кирәкле аксым нормасының 30 проценты бар. Әле ул ит һәм балыкка караганда җиңел үзләштерелә һәм аларны алыштыра ала.

Ул диетик продукт. Тиз углеводларның үзләштерелүенә комачаулый, шулай итеп ЯБЫКТЫРА, организмга артык калорияләр керми кала. Фасольдәге клетчаткаларның күп булуы ашыйсы килмәү тойгысын озак саклый, ә андагы күп төрле файдалы микроэлементлар матдәләр алмашын тизләтә. Бу исә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә. Шулай да, ябыгам дип, үзбелдекле диеталар зарарлы да була ала. Чөнки бер генә төрле ризык куллану аркасында кешегә кирәкле микроэлементлар, витаминнар җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә фасольне мактаганны ишетеп, аңа ябышып ята күрмәгез. Атналык менюны булдырып, анда ризыкны төрләндерегез. Башка төрле ярмаларга да, итле-балыклы ашларга да, сөт боткаларына, яшелчә-җиләк җимешләргә дә урын калсын.

ЗЫЯНЫ

Инде мине һәрчак һәрнәрсәгә сак карарга күнектергән зыян турында да әйтми кала алмыйм. Һәрнәрсәне, дару булсынмы, дару үләнеме, халык дәвалау чараларымы, әллә азык-төлекме, мин иң элек аның зыяны булу ихтималы турында кызыксынам. Даруларның да инструкциясеннән башта тискәре йогынтысы турындагы мәгълүматны укыйм. Редакциябез тарафыннан нәшер ителүче «Шифалы гәҗит» газетасын да нәкъ менә шул принциптан чыгып, үзем әзерлим. Менә фасольне дә күкләргә чөеп мактаучыларны җиргә төшерергә кирәклеген искәртәм.

БАРЫ ТИК ПЕШЕРЕП КЕНӘ АШАРГА

Фасоль бик күп халыклар табыннарында төп ингредиентларның берсе санала. Пешерер алдыннан аны дөрес әзерләү мөһим. Пешергәндә түгел, әзер булганнан соң гына тозларга. 2 сәгатьтән дә артык пешерергә ярамый, юкса продукт үзенең бөтен файдалы үзлекләрен җуя.

Пешеп җитмәгән, яисә тиешенчә пешерелмәгән фасоль белән агуланырга мөмкин. Дөрес, аның тышчасы каты, калын булу аркасында (клетчатка шуңа күрә анда күп) аны шул килеш кабып чәйнәп булмый. ОНЫТМАГЫЗ, ЧИ, ПЕШЕП ҖИТМӘГӘН ФАСОЛЬДӘ АГУЛЫ МАТДӘЛӘР – ФАЗИН һәм ФАЗЕОЛУНАТИТ БАР. Әмма ул фасольне суда бүрттергәндә яисә пешергәндә нейтральләшә. Бигрәк тә кара фасоль куркыныч. Шуңа күрә кузаклы фасольне – 5 минут, ә кара, кызыл, ак фасольне кимендә 50 минут ( микроволновкада 10 минут, мультиваркада 1,5 сәгать) пешерергә. Кызыл һәм ак фасольне ким дигәндә 6 сәгать суда тотарга (иң яхшысы кичтән салып куеп 12 сәгатькә калдыру).

Фасоль матдәләр алмашы бозылуга китерергә һәм нәтиҗәдә подагра авыруы килеп чыгарга мөмкин. Димәк, подагра (сидек кислотасы тозы утыру) белән интегүчеләргә, яисә нәселендә андый авырулар булган, бөерләре начар кешеләргә фасольне чикләргә кирәк. Чөнки фасольдә пурин дип аталган матдәләр бар. Алар таркалганда сидек кислотасы бүленеп чыга һәм кайберәүләрнең бөерләре аны организмнан чыгара алмый. Ә подагра нәкъ менә шул сидек кислотасының организмга җыелуы аркасында килеп чыга. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга, йөкле, бала имезүче хатын-кызларга, ашказаны һәм эчәк авырулыларга, холецистит, дисбактериоз булганда фасольне саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Ашкайнату системасында проблемалар булганда, метеоризмнан интеккәндә дә фасольгә бик кызыкмагыз. Ул кузаклылар семьялыгына керә, башка «туганнары» кебек үк эч күбүгә, газлар җыелуга китерә. Эч күбү кебек җайсызлыклар тумасын өчен блюдога пешергән вакытта укроп, бөтнек ише тәмләткечләр салырга киңәш ителә. Тагын да яхшырак ысул: 1 стакан суга 1 аш кашыгы нисбәтеннән әлеге коры үләннәрдән төнәтмә әзерләп (су мунчасында 10 – 15 минут кайнатырга) яисә чәй итеп пешереп (кайнап торган су коеп 30 минут тондырырга) ашарга 15 минут кала эчеп куярга кирәк.

Фасоль организм тарафыннан бик озак эшкәртелә. Шуңа күрә аны йоклар алдыннан, гомумән, кичен ашарга киңәш ителми. Ашказанындагы авырлык тирән тыныч йокыга комачау итә ала.

Панкреатит, аллергия, диатез һәм башка тире авырулары, сидек юллары авырулары булганда фасоль кулланырга ярамый.

Балаларга бик аз күләмдә генә бирергә мөмкин, артык мавыксаң, дисбактериоз килеп чыгуы ихтимал.

Ашкайнату-эчәк тракты авыруларын китереп чыгармас өчен фасольне көн саен һәм рәттән озак вакыт ашарга ярамый. Тәүлеклек норма 150 граммнан артмасын.

АЛЮМИНИЙ аз микъдарда организмга бик кирәк. Ул сөякләрне, ялгаучы тукымаларны ныгыта. Ләкин ул артып китсә, агуга әйләнә. Фасольдә ул бик күп. Әгәр ризыкны алюмин кәстрүлдә пешерсәгез, Е520, Е521, Е522, Е523, Е541, Е554, Е555, Е556, Е559 өстәлмәләрен, ачы килүне киметә торган дарулар куллансагыз, суны краннан эчсәгез (су алюмин сульфаты белән чистартыла), дезодрантлар, косметика (бу металл тире аша да үтеп керә) сездә алюминий болай да артык булырга мөмкин. Бу вакытта хәтер начарая, нерв киеренкелеге сизелә, сөяк тиз сынучанга әйләнә, көзән җыера, артрит, астма, кан ою, рахит, остеопороз, Альцгеймер авыруы һ.б. бик күп хасталар килеп чыгарга мөмкин.

Фасольне кайбер продуктлар белән бергә дә ашарга ярамый. Әйтик, ипи, ярмалар, ит, бәрәңге, йомырка, яшелчәләр, җимешләр, шул исәптән кипкәннәре дә, сөт продуктлары, белән бергә катыштырып ашарга киңәш ителми. Әмма сыер мае, сөт өсте, шикәр һәм башка баллы ризыклар белән каршылык тудырмый. Аеруча бал белән файдалы.

Фасоль ачы килүдән интеккән кешеләргә дә киңәш ителми.

КАЙСЫН САЙЛАРГА?

Фасольне коры банкада 2 ел сакларга була. Һава кермәскә һәм паразитлар үрчемәскә ул томаланган һәм караңгы урында сакланырга тиеш.

КЫЗЫЛ ФАСОЛЬ аппетитны киметү үзлеге аркасында ябыгучыларга файдалы. Шулай ук йөрәк, кан тамырлары өчен кирәк. Андагы аргенин шикәр микъдарын киметеп, диабет куркынычын кисәтә. Күкерт иммунитетны ныгыта.

КУЗАКЛЫ ФАСОЛЬ башлыча, туңдырылган була. Әмма ул, срогы чыкмаган булса, барлык файдалы үзлекләрен саклый. Матдәләр алмашын, кан әйләнешен яхшырта, фоли кислотасы гормональ фонны нормальләштерә.

КАРА ФАСОЛЬдә клетчатка, калий, В6 витамины, фоли кислотасы бар. Ул кандагы холестерин күләмен нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә.

АК ФАСОЛЬ алюминий, бакыр, кальций күләме белән беренче урында. Шулай ук анда күкерт, тимер, фосфор бар. Фасольнең бу төре җенси теләк – либидоны, ягъни гормональ фонны яхшырта.

Фасольнең барлык төрләре дә яхшы. Әмма консервланганын яки туңдырылганын сатып алу яхшырак, ул зыянсыз һәм файдалы үзлекләрен дә югалтмый. Тизрәк әзерләнә дә.

ЙОМГАК: фасоль кеше организмы өчен алыштыргысыз продукт. Әлбәттә, аңа гына ябышып ятмаска, чама белән генә кулланырга. Зыяны булу ихтималын да онытмагыз. Ошамаса, организм кабул итмәсә, аңа кызыкмаска кирәк. Гомумән, аны куллана башлар алдыннан үзегезнең авыруларыгызны барлап, табиб белән киңәшләшеп алу мөһим. Ул дару да, шул ук вакытта зыян да сала ала.

«Җить здорово» телетапшыруына һәм башка ачык медицина чыганакларына нигезләнеп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии