Күзкәйлеләр таякка таянды

Күзкәйлеләр таякка таянды

Моннан ун еллап Русиягә килеп кергән «Скандинавларча йөреш» акрынлап безнең якларга да килеп җитте. Чөнки чаңгыда чабу, тимераякта йөрү, хоккей кебек спорт төрләре бөтен кешегә дә бармый. Ә скандинавларча йөреш 8 яшьтән 90гача һәркемгә ярый. Буыннар сызлый, теге төшем авырта, бу җирем борчып тора, дип зарлана-зарлана диванда аунап, сәгатьләр буе телевизор караганчы, саф һавага чыгып, таякларга таянып, салмак кына йөрсәң дә организмыңа күпме файда аласың. Таяклар дигәннән, таянып йөрергә спорт кибетендә махсус эшләнгәннәре дә бар, чаңгы таяклары да ярап тора. Тик буен дөрес сайларга кирәк.

Бу йөрешнең нинди файдасы бар? Методик кулланмада түбәндәгеләр язылган: йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, арка, җилкәләр, куллар хәрәкәтләнә, тез-оча сөякләре авырулары чигенә, кандагы шикәр, холестерин, тән авырлыгы кими, тын бетүдән котылу өчен файдалы, тез буыннарының авыртуы бетә.

Таяксыз йөрсәң дә файдасы бардыр, диләр. Әлбәттә, саф һава сулыйсың бит. Тик таяклар белән йөргәндә мускул тукымаларының 90 проценты хәрәкәткә килә һәм май алмашы яхшыра. Гәүдә авырлыгының 30 проценты таякларга төшә, нәтиҗәдә аяклар иркен хәрәкәт итә. Инфаркт, инсульттан соң ныгу өчен дә бик файдалы диелгән болай йөрү.

Күзкәйдә спортның бу төре белән ике кеше шөгыльләнә башлаган идек. Баштарак күргән кешеләр, гаҗәпләнеп: «Чаңгыгыз кайда?» – дип сорыйлар иде. Быел кыш башында сафларыбыз арта башлады. Китапханә активистлары, «Хатирә» клубы әгъзалары Зыятдиновлар, Биктимеровлар, Салиховлар гаиләләре белән, 80 яшен тутырып килүче Нәбиуллина Заһидә һәм Рәҗәп абый Минһаҗевлар бер көн дә калмыйлар. Хәзер көн саен кич белән 4 чакрым ара йөрибез, таяклар белән төрле күнегүләр дә эшлибез. Туктап, хәл-әхвәлләр сөйләшеп алабыз, йолдызларга карап сокланабыз. Безнең урамда гына да унлап кеше чыгабыз, инде башка урамнарда да йөрүчеләр бар. Үзара аралашу өчен дә бик күңелле форсат бу. Хәзер инде авылда ике таякка таянып, тезелешеп йөргән кешеләрне күреп гаҗәпләнмиләр. Сәламәтлек – үзебезнең кулларда. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Комментарии